Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агрессив психопатлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?

Авыруы кузгалган чакта кеше үз гамәлләре өчен җавап бирми, ди табиб.

news_top_970_100
Агрессив психопатлар белән  очрашканда үзеңне ничек тотарга?
https://pixabay.com

Мәскәү Психоанализ институты профессоры, медицина фәннәре кандидаты Александр Полеев агрессив һәм психик авырулы кешеләр белән аралашу өчен киңәшләрен «Говорит Москва» радиосы эфирында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, шундый кеше белән очрашканда, тизрәк ерагаю, сөйләшүне өзү җаен карарга кирәк. Аннары ашыгыч ярдәм яки полиция чакырырга була, диелә РЕН ТВ хәбәрендә.

«Авыруы кузгалган чакта кеше үз гамәлләре өчен җавап бирми, сезнең бер гаепсез сүзегез дә анда көчле агрессия тудырырга мөмкин. Андый кешеләрдән ераграк качарга кирәк. Аны сүзләр белән тынычландырып булмый, бу — психоген тайпылыш кына түгел, бу органик тайпылыш. Баш миендә билгеле бер физиологик процесслар бара, монда сүзләр белән генә ярдәм итеп булмый» — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100