news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗедә яшәүче оста бакчачыдан витаминлы чәй рецепты

news_top
Әгерҗедә яшәүче оста бакчачыдан витаминлы чәй рецепты
Гөлүзә Василова

Әгерҗе районында оста бакчачы булып танылган Халидә апа Гобәева витаминлы чәй ясау сере белән уртаклашты.

Киптерелгән карлыган яфрагы, роза чәчәге, бөтнек, бакча җиләгенең чистартканнан калган өлеше, гөлҗимеш, кабакның барысын бергә кушып чәйнеккә саласың да кайнап чыккан су коясың. Шуңа бер чәй кашыгы шикәр комы салып өстен каплап биш минут пешерәсең.

«Әлеге хуш исле чәй кан басымына, иммунитетны ныгытуга, күз күремен яхшыртуга бик файдалы», – ди Халидә апа.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар