Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче ир-ат хатынын үтүк белән пешергән. Ул суд каршына басачак. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итә.
Гаепләү актын прокуратура раслаган, хәзер җинаять эшен судка тапшыралар.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 9 ноябрьдә ир белән хатын арасында низаг чыккан. Талаш вакытында ир-ат хатынының тәненә берничә тапкыр кызган үтүк тидергән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче хатын-кыз термик пешүләр алган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, диелә хәбәрдә.