news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе янындагы коточкыч юл фаҗигасендә һәлак үсмерләр Чаллы лицее укучылары булган

news_top

Әгерҗе районында кичә көндез булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле. Volkwsgen Polo машинасы хуҗасы – «Ак Барс банк»ның Әгерҗе бүлекчәсе мөдире Марс Гатауллин Чаллыдан кайтып барган. Ул ял көннәренә, улын – 6 нчы сыйныф укучысын алып кайта торган булган. Ул әтисе янында пассажир креслосында утырган, ә артта 17 яшьлек дусты – 11 нче сыйныф укучысы. Яшүсмерләр атна дәвамында 79 нчы лицей-интернатта укыган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, автомобиль юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза, каршы як полосага чыга һәм Baldai машинасы белән бәрелешә.

Ир-ат та ике үсмер дә урында ук һәлак була.

Фаҗига Песәй – Кырынды автоюлының 27 нче километрында була. Бу – Марс Гатауллинның әнисе яши торган Кичкетаң авылыннан берничә чакрым ераклыкта. 37 яшьлек ир-ат үзенең туган көненә – 29 октябрьгә кадәр аз гына яши алмый, диелә «Челнинские известия»дә.

Аның хатыны һәм кече улы – 3 нче сыйныф укучысы калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар