news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе шәһәре хакимияте бинасында бер ир-ат хатынын чәнчеп үтергән

news_top
Әгерҗе шәһәре хакимияте бинасында бер ир-ат хатынын чәнчеп үтергән
"Татар-информ" архивы

13 июльдә Татарстанның Әгерҗе шәһәре хакимияте бинасында бер ир-ат хатынын чәнчеп үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

61 яшьлек ир-атны хатынын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат хатыны эшли торган бинага килә. 61 яшьлек хатын шәһәр хакимиятендә вахтер булып эшли.

Ир белән хатын көнчелек аркасында талаша. Аннары ир өйдән алып килгән пычагын чыгара һәм хатынын чәнчи. Аркасына һәм күкрәгенә күп тапкыр пычак кадалган хатын урында ук һәлак була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар