Татарстанның Әгерҗе районында бәхетсезлек очрагы булган. Бима авылында Нагорная урамында шәхси йортта 75 яшьлек хатын-кыз һәм аның 57 яшьлек улының мәетләре табылган. Аларның үлем сәбәпләре ачыклана, әмма газ хезмәте белгечләре карап чыкканнан соң, төтен чыга торган торбаның газ казаныннан күчкәнлеге билгеле була. Фаҗига шул сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Татар-информ»га республиканың Торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, соңгы 2 көндә оператив хезмәтләр шушындый чакырулар буенча 5 тапкыр чыккан.
Күпчелек очраклар Казанда булган. Шәһәрнең 7 нче шәһәр хастаханәсенә 24 яшьлек егет һәм 20 яшьлек кызны алып килгәннәр. Бертуган Касыймовлар урамындагы 64 нче йортта кире тарту көче барлыкка килү сәбәпле, аларның хәле начарланган була.
Мусин урамындагы 49 нчы А йортында кире тарту көче аркасында 10 фатирдан уза торган торбаны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр булмаган.
Моннан тыш, Чкалов урамындагы 10 нчы йортта газ чыгып тору аркасында берничә фатирда газны өзгәннәр. «Казаньгоргаз» белгечләре газүткәргечнең герметиклыгы бозылуын ачыклаган.
Олег Кошевой урамындагы 14 нче йортта яшәүчеләрнең берсе газ торбасына су агызу аркасында, йортта газ белән тәэмин итү бозылган. Гаепле кеше ремонт чыгымнарын һәм штраф түләргә тиеш булачак.
Барлык йортларда да газ белән тәэмин итү буенча хокук бозуларны бетергәннән һәм, фатирларда тикшерүләр үткәрелгәннән соң, газ бирү торгызылачак.