news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе районында балалар утырган машина белән авариядә үсмер кыз һәлак

news_top

Татарстанның Әгерҗе районында автомобиль юл кырыена төшеп капланган, авариядә 13 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Республикасы прокуратурасы белешмәсе буенча, юл-транспорт һәлакәте 6 июньдә 13:25 сәгатьтә Әгерҗе – Красный Бор автомобиль юлында, Иж-Бәйки авылы янында булган.

Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырган һәм идарәсен югалткан. Нәтиҗәдә машина юл читенә төшеп капланган.

Автомобильдә тагын өч бала булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнгән балаларны хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар