Әгерҗе районында аю урмандагы умарталарны җимереп бетергән. Зыян күрүчеләрнең берсе – Михайловлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Эдуард Иванович сүзләренчә, аю умарталыкка төнлә, хуҗа булмаганда килгән. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
«Быел якын-тирәдә аю эзләре күрдем, тик аю үзе умарталарга килмәгән иде. Мин еш кына умарталыкта кунып калам. Ә ул төнне кайтып киткән идем. Күрәсең, аю махсус каравыллап торган һәм кеше булмаганда килгән», – дип сөйли Эдуард Иванович.
Урман хуҗасы Михайловларның бер умарта оясын җимергән.
«Аю – көчле җәнлек. Ул умарта оясын күтәрә, җиргә алып бәрә, кысаларны чыгара һәм бал белән сыйлана. Умарта кортлары да юкка чыга», – дип борчыла умартачы.
Аюларны куркытыр өчен, Михайловалар умарталыкларында көне-төне радио эшләтеп тора. Бу – аю, монда кеше бар, дип уйласын өчен эшләнелә. Төнлә участокта светодид лампочкалар яктыртып тора. Каракларны төшерер өчен камера да куелган. Тик аю, шуны сизгән кебек, камераны урап узган.
«Аю умартага беренче тапкыр гына зыян салмый инде. 3 ел элек бездә «кунак» булып киткән иде, 6 умартаны җимерде», – дип сөйли Эдуард Иванович.
Шушы авылда яшәүче Якаровлар умартасына да күптән түгел аю һөҗүм иткән.
«8 умартаның 6сы юкка чыкты», – дип авыр сулый хуҗабикә Алевтина. Алар умарталарын урманга 3 ел элек алып килгән. Әле моңа кадәр беркем дә зыян салмаган була.
«Ирем Саша 2 атна саен вахтага эшкә китә. Ялга кайткач, көн саен умарталыкка барып йөри. Ул кайтмыйча, мин анда бармыйм. Күрәсең, беркем дә булмаудан файдаланып, аю рәхәтләнгән инде», – ди Алевтина.
Узган ялларда алар, уллары кайткач, умарталыкка бара һәм куркыныч күренешкә тап була. Умарталар җимерелеп беткән, рамнары таралып ята...
«Мин хәтта елап җибәрдем. Күпме тырышлык юкка чыкты бит», – дип сөйли Алевтина.
Хәзер якын-тирә авылларда яшәүчеләр урманга гөмбәгә барырга да курка. «Каршыңа аю килеп чыкса, ничек сакланырсың... Иң яхшысы – өйдә утыру», – дип саный алар.