Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе район мәгариф идарәсе оешуга 95 ел

Әгерҗе районында укытучыларның август киңәшмәсе уңаеннан «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмә әзерләнгән иде. Аны тәкъдим итүдә мөгаллимнәре белән бергә укучылар да катнашты.

news_top_970_100

Күргәзмә Әгерҗе район мәгариф идарәсе оешуга 95 ел тулу уңаеннан, әлеге датага багышланып, район мәгариф идарәсенең 95 еллык тарихын чагылдырды. Әлеге елларда райондагы белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булганлыгын күзаллау өчен, бу чор ун кластерга бүленеп тәкъдим ителде. Әгерҗенең 3нче мәктәбе укучысы Карина Янбаева педагогик җыенда катнашучыларны кластерлар буйлап сәяхәткә дәште. Сүз уңаеннан, Карина киләчәктә журналист булырга хыяллана, ул инде мәгариф идарәсе тарихына багышлап проект яза башлаган.

Һәр кластерда кунакларны район мәктәпләре укучылары һәм мөгаллимнәре каршы алды. Әйтик, аның беренчесе «Наданлыкны бетерергә!» дип аталды. Районның Кадыбаш, Салагыш, Азево мәктәбе укучылары һәм укытучылары районда 1930-1937 елларда мәҗбүри башлангыч һәм җидееллык белем бирү турындагы законның ничек тормышка ашырылуын сәхнәләштерелгән күренеш аша тәкъдим иттеләр. Бу мизгелләрдә шул чор күз алдына килеп басты. Алдагы кластер, «Мин әни обойлардан теккән дәфтәрләргә яздым» дип аталып, дәһшәтле сугыш чорын чагылдырды. Әлеге этапны әзерләү 1нче гимназия, Кадрәк, Күләгәш мәктәбе коллективларына тапшырылган иде.

– Сугыш елларында укучылар да фронтка һәм камалышта калган Ленинградка зур ярдәм күрсәтәләр. Җәйләрен тимер юлларны ремонтларга, кышын аларны кардан чистартырга чыгалар. Мәктәпләрдә уку да дәвам итә, – дип сөйләде яшь журналист Карина.

Кластерлар буйлап алга барган саен, вакыт та алга таба тәгәрәде. Соңгы тукталыш «Алга, киләчәккә!» дип аталып, хәзерге чор мәктәбен күзалларга мөмкинлек бирде. Кластерлар буйлап узганда, педагогик җыенда катнашучылар «Бу – безнең яшьлек, балачак бит» дип, шул чор белән бәйле хатирәләрен барладылар. Һәр кластер янына басып фотога төштеләр.

Дания Әбҗәлиева, «Әгерҗе хәбәрләре»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100