Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әгәр юлны әле генә ремонтлаганнар икән, димәк, тиздән монда торбаларны алыштырачаклар»

news_top_970_100
«Әгәр юлны әле генә ремонтлаганнар икән, димәк, тиздән монда торбаларны алыштырачаклар»
"Чаян" журналыннан

● ● ●

Король йөрми, ә король йөреше бар.

● ● ●

Безнең авылны артка калдырып, медицина алга зур адымнар ясады.

● ● ●

Хакимияттәге туганнар – коррупция түгел, ә «гаилә хезмәт династиясе».

● ● ●

– Безнең институттагы иң нык таралган ике сүз нинди?

– Мин белмим…

– Әйе шул!

● ● ●

– Менә болай – минем фатирга күч, ашарга әзерлә, үзең дә эшләп алырга онытма һәм минем дорфалыкларга түзеп торырга күнек.

– Ә миңа болар нәрсәгә кирәк?

– Ярар, алайса, башкачарак аңлатам. Кадерлем, мин сиңа ай белән йолдызларны бүләк итәм…

● ● ●

Хатын-кызның «5 минуттан әзер булам» дигәне белән ир-атның «5 минуттан өйгә кайтып җитәм» дигәне – бер
үк нәрсә икәнен чамалаганыгыз булдымы?

● ● ●

Безнең илдә ике әйтем бергә яши:

«Үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез» һәм «терапевтка язылу – сентябрь аена».

● ● ●

– Сезнең бу эремчегегез бигрәк кыйммәт, әйтерсең сөттән эшләнгән…

● ● ●

Хәзер өч параллель чынбарлык яши: берсе – телевизорда, икенчесе – интернетта, өченчесе – чын тормышта.

● ● ●

Кешедә тәм, ис тою, күрү сәләтенең берсе юк икән, ул чакта аның калган барлык хисләре көчәя. Шуңа күрә юмор хисе булмаган кешеләрдә үзенең дәрәҗәсен күрсәтү хисе өстенлек ала.

● ● ●
Хәтәр җилдереп барган машинаны инспектор туктата. Рульдә – хатын-кыз.

Тәртип сакчысы кырыс кына:

– Ханым, сез нигә тизлекне арттырасыз? Штраф! – ди ул.

– Беләсезме, иптәш инспектор, мин машинаны бик начар йөртәм. Берәрсен таптатмагаем дип, өйгә ашыга идем.

● ● ●

Танылган язучы янына яшь табиб килә:

– Мин язучы булырга карар кылдым һәм шуңа күрә теңкәмә тиеп беткән медицинаны ташладым. Болай эшләвем белән кешеләргә күбрәк файда китерермен, дип уйлыйм.

– Медицинаны ташлавыгыз белән генә дә сез кешеләргә инде зур файда китергәнсез…

● ● ●
Якутск шәһәренә бару билетының бәясе күпме икәнен белгәч, мин төгәл әйтә алам: Европага ни өчен ярлы кешеләр оча, Якутиягә – байлар.

● ● ●

Русларда бер мәкаль бар: «Знание и труд – всё перетрут!» Шуңа күрәдер инде, хәзер, уку предметы итеп. мәктәпкә «труд» дәресе керттеләр. Нәтиҗәсе – байтак укучылар мәктәпне «с трудом» тәмамлыйлар.

● ● ●
Яңа елда барлык авыл йортларында Интернет барлыкка киләчәк, дип вәгъдә иттеләр. Шуның ярдәмендә кеше газ, кайнар су, җылылык һәм канализация булачагын беләчәк.

● ● ●

Хатыны уйлана:

– Кырынгычы бар, күбек чыгаргычы бар, ноские бар... Барысы да булганда, иргә бүләк алырга бигрәк авыр икән шул!

● ● ●

Доктор Хаус кебек даһи табиб булыр өчен, белем һәм сарказм кирәк. Ә район дәваханәсендә аның сарказмы да җитә.

● ● ●

Авыру – докторга:

– Доктор, бәлки, миңа операция ясамассыз – балаларым бар, хатыным…

– Ясыйбыз, ясыйбыз – минем дә гаиләмне туйдырасым бар!

● ● ●

Соңгы вакытларда дөньяви мәсьәләләр шулхәтле катлауланды, аларны чишәргә хәтта таксистлар да алынмый.

● ● ●

– Ничек яшисең?

– Башкалар ничек, мин дә шулай: яңалыкларны холодильниктан алам, ә ризыкны – телевизордан.

● ● ●

Хәзер кыйммәтле машинаң булу синең бай булуыңны түгел, синең күпме тиеш икәнеңне күрсәтә.

● ● ●

Руль артына утырасың икән – язмышның төрле борылышларына әзер бул.

● ● ●

Кайбер машина йөртүчеләрдән: «Права сатып алгансың, ә «йөртергә өйрәнү»не сатып алмадыңмыни?» – дип сорыйсы килә.

● ● ●

Руль артына утыру белән, сары чәчле чибәркәй бер мизгелдә «буялган сарык»ка әйләнә.

● ● ●

Халык сынамышы: әгәр юлны әле генә ремонтлаганнар икән, димәк, тиздән монда торбаларны алыштырачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100