«Әгәр хатыннар бер кеше өчен генә бизәнсәләр, бу озак дәвам итмәс иде» – мәзәкләр
– Ни өчен сез урмандагы тыюлыкта калыккан иң яхшы торак комплексын төзүгә каршы чыкмадыгыз?!
– Миңа каршы килә алмастай чемодан китерделәр...
● ● ●
Бер кирпечтән тулы бер йорт төзеп буламы? Була икән, берне генә түгел, берничәне! Һөнәренең серләре белән ЮХИДИ инспекторы Галиуллин бүлеште.
● ● ●
– Ни өчен социаль челтәрләрдә аралашмыйсың?
– Мин – психиатр. Эшемдә дә андый аралашулар җитәрлек.
● ● ●
Элеккеге фильмнар уйларга мәҗбүр итәләр иде, хәзергеләре алай түгел. Хәзергеләрен карыйм да уйланам: нигә соң әле мин моны карадым, дим?!
● ● ●
Берзаман бер акыллы кеше сөйләшми башлады. Дөньялар тынычсызланды, ә сердәшләр ышанычсызланды.
● ● ●
Уйладым-уйладым да, әшәке гыйфрит белән сугышка чыгарга булдым – яшел елан белән, ләкин сугышта үзең генә батыр кала алмаска мөмкин. Ашыгыч рәвештә тагын ике батырны табарга туры килде.
● ● ●
– Әйтегез әле, Ребе, минем Сараның туйга хәтле баласы туды, бу – зур гөнаһмы?
– Нишләп гөнаһ булсын! Бала туйның кайчан буласын каян белсен?
● ● ●
ЮХИДИ посты өстеннән сәгатенә 2000 километр тизлектә НЛО очып үтә. Гаишниклар шаккатып карап калалар, дип уйлыйсызмы? Юк, Галәм кунаклары шок хәленә төшә, ник дисәгез, икенче көнне үк аларның Альфа Центавра галактикасына штраф турында квитанция килеп җитә!
● ● ●
Бер ир, чибәр генә ханым белән танышкач, үзе турында сөйли башлый:
– Мин, әлбәттә, миллионер түгел, тик шулай да...
– Шулай да, – дип бүлдерә аны ханым, – икенче килгәндә миллионер дустыңны ияртеп килергә онытма!
● ● ●
Психиатр үзенә каралырга килгән ханымнан сорый:
– Әйтегез әле, сезнең гаиләдә бөеклек өянәге белән авыручы юкмы?
– Бар. Кайчагында ирем үзен гаилә башлыгы итеп тоя башлый.
● ● ●
Табиб – авыру ханымга:
– Авызыгызны шулкадәр ачмагыз.
– Тамагымны карарга теләдегез бит.
– Эченә кереп карыйм, димәдем ләбаса!
● ● ●
– Кадерлем, мин балалар көтәргә әзер.
– Ә мин – юк!
– Берни эшләп булмый. Җәй үтте. Аларны авылдан алып килергә кирәк.
● ● ●
Оныгы – бабасына:
– Бабай, 10 мең биреп тор әле миңа пенсияңнән. Мин сиңа үземнекеннән кайтарырмын.
● ● ●
Кибеттә.
– Миңа өч шешә аракы.
– Паспортыгызны бирегезче.
– Мин кредитка алмыйм, минем бөтен акчам үзем белән.
● ● ●
Элек салым инспекциясенә йөрер өчен иске киемнәремне саклый идем. Ә хәзер – теш табибына бару өчен тотам.
● ● ●
– Ярты гомеремне мин утырып уздырдым.
– Зонадамы?
– Юк, компьютер каршында.
● ● ●
Шеф үзенең урынбасарына мөрәҗәгать итә:
– Сез минем фирмамда инде 10 елдан артык эшлисез һәм беркайчан да хезмәт хакын арттыру турында сүз кузгатмадыгыз. Сез хәзер нинди яшерен эшләр майтарасыз?
● ● ●
– Мине кулга алыгыз! – дип кычкыра бер ир полицейскийга. – Мин хатынымның башына кәстрүл белән бәрдем!..
– Ул каты җәрәхәтләндеме?
– Юк, ул хәзер минем арттан куып килә!
● ● ●
– Берничек тә прессны ныгыта алмыйм.
– Нигә?
– Уңайлы вакыт таба алмыйм: йә ашау вакытына туры килә, йә әле генә ашаган чакка.
● ● ●
Мошенниклардан хат килә. Язганнар: һәр ай саен безгә акча бир, ә без аны 65 яшең җиткәч кире кайтара башлыйбыз. Моннан да мәгънәсез алдауны минем беркайчан очратканым булмады.
● ● ●
– Улым, «Совет көнкүреш музее»на барасың киләме?
– Әти, бакчабызга бүтән барасым килми!
● ● ●
Буйдак патша кебек яши һәм эт кебек үлә; өйләнгән ир эт кебек яши, патша кебек үлә.
Әгәр хатыннар бер кеше өчен генә бизәнсәләр, бу озак дәвам итмәс иде.
Ир-ат үзенә кадәр булганнардан көнләшә, ә хатын-кыз – үзеннән соң булачаклардан.
Мәхәббәттә бәхетле булыр өчен сукыр булу кирәкми, вакыты-вакыты белән күзеңне йомып тору да җитә.
Хатын-кызны бәхетле итәр өчен, аңа берничә кәнфит һәм көзге бирү җитә.
Уксус шәрабтан барлыкка килгән кебек, никах та мәхәббәттән барлыкка килә.
Кәкре каен (Алмаз Хәмзин)
Үткәндә-киткәндә, тәрәзәдән тышка караганда гел искә төшә ул миңа. 43 яшем тулып, гомер буе тулай торакларда яшәп, сукбай хәлендә кунар урын тапмаган чакларда, институтларда укып йөргәндә, өйләнеп, гаилә корып, балалар тугач килде бу бәхет миңа – фатирлы булу. Ниһаять, ишегемне бикләп чыгардай ачкычым бар иде кесәмдә. Мин аның төбенә тузан суырткычымның тузанын түгә идем. Ник дисәгез, ул – сазлык киптерергә җәелеп, күп катлы йортлар салынган комлыкта барлыкка килгән каен үсентесе иде. Ичмасам, төбендә кара туфраклы җир барлыкка килер, дип уйладым үземчә. Кая барсам да, пакетка тутырып, кара җир дә ташыйм шунда. Нигә шуны киртәләп куймадым икән?.. Таптап та киткәлиләр иде бит... Каерысы да чәйнәлә кайчакта – минем кебек кызганучылар да бар барын... Машиналы кешеләр дә күбәйгәч, урын тарайды үзенә. Күздән дә югалгалый, аралап табам тагын – исән икән. Кышын кар күмеп китә. Язын исән калып чыгуына өмет юк. Карыйсың, тагын калка: бөрешеп беткән, барлы-юклы ботаклары да сынган. Бер метрлы иде бит – җитмеш сантиметрга калган. Әй каенкай, быел хәлгә килә алмассың инде, дим. Боегып, саубуллашып китеп барам. Байтак вакыт үтте, өйдә тузан суыртырга да вакыт җитми. Мәшәкать бетәмени бу дөньяда?.. Эштә тыгызлык, балалар – берсе мәктәптә, икесе детсадта – алып кайтырга, илтеп куярга; концертлар: кич китәсең, иртән кайтасың, йә атналар буе гастрольләр. Шулай итми булмый – тормышның очын очка ялгарга кирәк. Телевизорда гел «алга барабыз!» диләр. Ә мин дөнья куам – үземчә яшим. Иҗат итәм, дан казанам, янәмәсе... Илдә «перестройка». «Һәр кешегә – аерым фатир!» дигән иделәр бит. Булыр микән инде ул? Коммунизм төзүне ташлаганнар икән. Минем – үз эшем. Халыкка рухи тазалык бирү! Шул яктан игелек кылу – әйбәт ният бит! Көн-төн чабам. Күпләр миңа иярә! Шәрәфи, Шамкай, Хәлим Җәләйләр, Рәшит Сабировлар! Әйе, зыялы юмор-сатира кирәк кешеләргә! Безнең максат шул булырга тиеш! Баксаң, шул арада илнең идеологиясе беткән икән бит... Ә без, ертылып, халкыбызны уйлап йөрибез – кирәк түгел икәнбез лә... – мәхлуклар...
Байтак вакытлар үткән – дөньялар үзгәргән, безгә дә 30–40 яшь өстәлгән. Заманында «Кремль күренеп торачак» дип сатылган йортлар күбрәк катлы йортлар эчендә күмелеп калган. Тирә-юньне ямьләндереп җәелеп яткан матур күлләр югалган. Безнең яндагысына да, ике кешенең гомерен йомып, су төбенә алып, хәзер ком җәелеп юл салынган. Ә каен, әлеге дә баягы каен, кәкрәеп кенә булса да үсеп, ботакларын бишенче катка хәтле үрләтеп, һаман күккә омтыла…
Мин, аңа карап, үземнең үтеп бара торган гомеремне уйлыйм. Икебез нәкъ бертөсле икәнбез бит…
Киңәш... (Гүзәл Сөнгатуллина)
– Сәлам, Сания! Кайларда югалып йөрдең? Күптән күренмисең...
– Авырдым бит. Салкын тигән. Шуңа өйдән чыкмадым.
– Табибларга бардыңмы соң?
– Бардым. Бик күп дарулар яздылар. Барысын да өйгә алып кайткан идем, балалар: «Әни, син нишлисең? Бу даруларның ярамаганнары күп бит», – диделәр. Алай да, эчеп карадым. Килешмәде.
– Ничек килешмәде?
– Берсе эчне җибәрә. Икенчесе – киресенчә. Өченчесеннән баш авырта. Хәлне бетерә. Аннары тән кычыта башлады...
– Инде нишләдең?
– Балаларым бүтән дарулар алып кайтты. «Менә шуларны эч, аларның файдасы булыр», – дип. Дөресен әйткәндә, табиб язган даруларга болай да ышанып бетмим. Белеп бетермиләр алар кемгә нәрсә кирәген.
– Ничек белмәсеннәр инде, табиб бит алар. Шуңа укыганнар.
– Укыганнардыр да... Менә бер мисал китерәм. Элегрәк яңа медицина үзәге ачылганын ишетеп, шунда барырга булдым. Дөрес, яхшы тикшерделәр. Булган-булмаган авыруларны да таптылар. Яхшы дарулар киңәш
иттеләр. Рәхмәт яугыры! Аннары аларның язулары белән үзебезнең табибка килдем. Ул озак кына карап утырды да:
– Апа, тагын берәр җиргә барсаң, аннан һәрвакыт миңа кил, яме? – ди. Ә үзе шул арада миңа киңәш ителгән дару исемнәрен үзенә күчереп утыра. Аптыраган идем аңа. Күпмедер вакыттан күрше хатыннары белән ишегалдында сөйләшеп утырабыз. Шунда дарулар турында сүз чыкты. Безнең табиб барысына да миңа киңәш иткән даруларны бирә башлаган икән.
– Әкәмәт!
– Әйе! Күршеләргә күргәнемне сөйләп бирдем. Менә шундый хәлләр…
– Син «балалар дару алып кайтты» дигән идең. Кайсысы ярдәм итте соң?
– Ул даруларда да шул ук «побочный эффект» күп булып чыкты.
– Соң, нәрсә белән дәваландың соң? Кайсы даруларны эчеп?
– Берсен дә эчмәдем. Үлән чәйләре кулландым, сөт кайнатып эчтем. Авыруым үзеннән-үзе үтте дә китте. Ютәл дә бит шулай: дәвалансаң – ике атнадан, дәваланмасаң, унбиш көннән бетә...