Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәктән: «Әгәр үзеңне яхшы хис итәсең икән, борчылма. Бу – озакка түгел»

«Чаян» мәзәкләре

news_top_970_100
Мәзәктән: «Әгәр үзеңне яхшы хис итәсең икән, борчылма. Бу – озакка түгел»
"Чаян" журналы / Виталий Подвицкий

● ● ●

Көтү алдыннан зур мөгезле, кыңгырау таккан тәкә бара. Сарыклар аның аларны кая алып барганын белә. Ә тәкәнең бары тик алдан гына барасы килә – тузансыз саф һава һәм җаның теләгән тәмле үлән!
● ● ●
Фатир хуҗабикәсе яшәргә кергән студент кыздан сорый:
– Нишләп абыең килми башлады?
– Ул, кабахәт, яңа сеңел тапкан.
● ● ●
– Телевидение ярдәмендә күбрәк укый башладым.
– Шаяртасыңмы әллә?
– Юк, чын-чынлап. Анда җыен чүп-чарны күрсәтәләр – карыйсы да килми.
● ● ●
Мәктәптәге математика курсыннан тормышта бары тик бер генә фразаның кирәге чыкты: ул да булса – «что и требовалось доказать».
● ● ●
ЗАГСка барганда, нигәдер, фаралары белән берәү дә «күз кысмады».
● ● ●
Кибеттә үзеңә үзең хезмәт күрсәтү кассасы урнаштырдылар. Хәзер аның янында һәрвакыт өч кеше басып тора: ялгыш бәя кертелү сәбәпле – ачкыч белән өлкән кассир. Шуны төзәтү өчен – техник, чөнки касса бик еш ватылып тора һәм махсус каравылчы. Монысы инде – берәү дә әйбер чәлдермәсен өчен.
● ● ●
– Ни өчен бездә түрәләр урлый?
– Чөнки судья – үлчәүле сукыр хатын.
Ә анда үткен күзле балта тоткан ир булырга тиеш.
● ● ●
– Кадерлем, кичке ашка нәрсә?
– Грузин ризыклары.
– О! Хачапури? Чахохбили? Цинандали?
– Жричодали!
● ● ●
Әби белән бабай ялгышларын кабатламаска булдылар һәм колобок урынына кубик пешерделәр.

● ● ●
Ике дус очраша:
– Синең машина сатып алуың турында ишеттем?
– Әйе. Элек ничек яшәгәнмендер?! Хәзер барысына да өлгерәм! Кичә бер көн эчендә маен алыштырырга җитештем, яңа тәгәрмәчләр алдым, авторынокка барып крылолар алдым да автосервиска җилдерттем һәм куйдырттым аларны. Аннан соң әле бер кибеттән туңмый торган сыекча да табып, багына салдырттым. Машинам булмаса, менә боларны ничек эшләп өлгергән булыр идем?!
● ● ●
Белдерү:
– Мин – матур хатын-кыз. Эш сөюче, таза-сау ир-ат эзлим. Бераз үзем турында: 200 сутыйлы бакчам бар, тракторы булса, бик шат булыр идем.
● ● ●
– Беләсезме, ир-ат йөрәгенә үтеп керү – аның ашказаны аша...
– Юк белән маташмагыз инде... Әллә сөяркәсе янына ирегез бәлеш ашарга йөри дип уйлыйсызмы?
● ● ●
– Хәзер карьера баскычы буйлап менәргә бик авыр, дисезме?
– Алай гына да түгел: ул баскыч янына якын килүе дә кыен.
● ● ●
– Бузова концертына билет кирәкме?
– Бәясе күпме соң?
– Бушка бирәм бит!
– Кыйбатрак түгелме...
● ● ●
Безнең ишегалдында ярлылар өчен «Арзан торак» программасы буенча йорт җиткезделәр. Хәзер «лексус»лар һәм «инфинити»лар аркасында машина куярга урын юк.
● ● ●
Әгәр дә сезнең дусларыгыз арасында табиблар булса, игътибарга алыгыз: барлык медицина белгечләре арасында бары тик патологоанатом гына иң якын дус булыр.
● ● ●
Бер-берсенең контентын урламый торган бердәнбер сайт – һава торышыныкы. Алар барысы да төрле мәгълүмат тараталар.

Юкка әйтмәсләр…

● Һәр кеше башкалар өчен – кагыйдәләр, ә үзе өчен мөмкинлекләр ясый.

● Штраф – үзеңне начар тоткан өчен салым. Салым – яхшы эшләр өчен штраф.

● Кайбер кешеләр болыт кебек. Алар киткәч, дөнья яктыра.

● Мин үз-үзем белән сөйләшәм. Кайчагында акыллы кеше киңәше кирәк бит.

● Табигать безгә дүшәмбене ял көннәрендә кылган гамәлләребез өчен җәза итеп биргән.

● Төнлә ашау зыянлы булгач, суыткыч эчендә нигә ут яна соң?

● Киләчәк никадәр ерак булса, шулкадәр матуррак күренә.

● Табигать җирдәге бөтен тереклекне яраткан, ә калганы Кытайда эшләнгән.

Тормыш кануннары

● Елмаегыз... Иртәгә хәлләр начарланачак.

● Бөтен начар нәрсә берьюлы килә.

● Әгәр үзеңне яхшы хис итәсең икән, борчылма. Бу – озакка түгел.

● Һәр әйбәт башланган әйбер начар тәмамлана.

● Ә һәр начар башланган әйбер тагын да начаррак тәмамлана.

● Кая барсагыз да, юл – тауга, ә җил каршыга булачак.

● Майны ипинең кайсы ягына ягасын алдан белеп булмый.

● Төшеп киткән һәрнәрсә бүлмәнең иң ерак һәм кул җитми торган урынына тәгәрәп керә.

● Әгәр берни дә барып чыкмый икән, инструкцияне укып карагыз. Ләкин ул барыбер эшләмәячәк.

Җөмләләр

● Куян белән төлкенең үбешкәнен күрүче юк әле.

● Парнас тауга менеп җитәм, дип, күпме шагыйрь канатын сындырды.

● Шайтаным да илһам килмәс иде, «Чаян» дустым әгәр булмаса.

● «Жираф нигә озын муенлы» дигән темага диссертация язды кыска муенлы галим.

● Туган телем – диңгез, сүзем – диңгездән бер тамчы.

● Акчаң булса гына аптека сине ярдәменнән ташламас.

● Намусын югалтыр өчен, кешегә иң әүвәле намуслы булу шарт.

● Гарип күңелдә төзек уйлар була алмый.

● Кара сакаллы кешедә дә аксакаллар акылы булырга мөмкин.

Телевизор караганда (Алмаз Хәзмин)

Авылларда телевизор карый башлаган чор. Иң беренче булып, яңа әйберне бездә бабам Зиннур Хәмзин алып кайта торган иде. Велосипед белән шулай булды. Шаккаттылар инде. Аннан соң беренче телевизор алып кайтучы булдык. Аңа антенна баганасы кую – үзе бер мәзәк. Багана ничаклы озын, ягъни биеккә куелса,
телевизор шулхәтле әйбәтрәк күрсәтә икән. И-и, аны торгызганда кешенең күп җыелуы, төптән чокырга батырып, сәнәк-тырма, терәгечләр белән көчәнә-көчәнә күтәрүләр, ә ул, сыгылып, антенналы башы җирдән дә калыкмый. Кыскартырга мәҗбүрләр. Шулай итә-итә барыбер бастырып куялар. Боргычлап, канал көйләү өчен дә чөй кагалар. Кереп карыйлар өйгә, әһә, күрсәтә – кар яуган кебек, әмма нәрсәдер шәйләргә була. «Хәмзиннәр
телевизор алганнар, инде күрсәтә дә икән» дигән хәбәр бөтен авылга тарала. Бөтенесе килеп карап чыгалар. Әти, әни, без – балалар карап утырабыз инде: нәрсәдер бар экранда – күрсәтә бит инде, тагын ни кирәк?! Килгән-күргән кеше: «Әйбәт икән, безгә дә алырга кирәк булыр», – дигән фикергә килеп, кайтып китәләр.

Озак та үтмәде: «Хафизлар алган икән», – дигән хәбәр таралды. «Аларныкы әйбәтрәк күрсәтә!» – диләр. Киттек шунда. Халык җыелган, антенналары куелган – биегрәк. Шулай да экраны карлы. Нәрсәдер шәйләнә. Озаграк карап утырсаң, ни дә булса аңлый да башлыйсың. Хафиз абзыйның йөзендә горурлык – телевизор алган бит! Утырды-утырды да әйтә бу:

– Ярый, сез карый торыгыз, мин мунчага киттем, Саҗидә апагыз көтеп торадыр, – ди. Хатыны инде.

Ул китеп күп тә үтмәде, телевизор «чыж-ж-ж» итеп гөжләргә тотынды.

Шул вакыт моңа хәтле тыныч кына карап утырган Бәгъдәнур Хиннуры:

– Аһ, анасын сатты, Хафиз, үзләренең мунча кергәнен күрмәсеннәр, дип, кызган ташка су сипте! – диде.

Менә шулай, бездә «Хуҗа Насретдиннәр» бик күп.

Хөҗҗәт белән Яппар (Алмаз Хәмзин)

Авылыбызның «Чат» дигән урыны бар. Ул – дүрт урамның кибет, мәчет, клуб урнашкан җирендә. Авыл ирләре, соңгы хәбәрләр белән танышу, ишетү өчен, көн дә шунда җыелалар – гадәткә кергән. Көн әйбәт чагында – тышта, әгәр дә инде яңгыр-фәлән булса, кибеткә керәләр. Кибетче – Хәмит Зиннуры дип йөртәләр иде инде аны, бик тә гадел, абруйлы, үз эшен матур һәм яратып башкара торган абзый. Әйе, менә шунда кереп тулалар. Зиннур абый аларга бер сүз әйтми – тыныч кына ирләрнең авыл һәм дөнья хәлләрен сөйләгәнне тыңлап, эшләп утыра. Билгеле, кибетче хатын-кыз булса, анда җыела алмаслар иде, әхлак ягыннан да, гомумән, төрлечә уйласаң да, фикер бер – килешми. Менә шундагы хәл: шаян-шуклык белән булганы. Еш кына ирләр арасында кызык кешеләр дә бар, алар байтак безнең авылда, бу юлы иң кәттәләре – Яппар абый (ишле гаилә хуҗасы, 10 кыз үстерде микән, төгәл белмим, хәер, үзе дә төгәл белмәгәндер), икенчесе – Хөҗҗәт абый (монысының да шул чама кызлары). Ишек
төбенәрәк куелган зур казанны карап йөриләр болар эндәшми-тынмый, кулларын артка куеп. Берәүнең дә боларда исләре юк. Ну йөриләр... Йөрсеннәр, кемнең ни эше бар?.. Шул вакыт Хөҗҗәт абзый телгә килде дә:

– Карале, Хәмитов, бу колхоз өчен кайтарылган казаннарның зуррагы юк идемени, безнең Яппар белән икебезнең гаилә өчен бәләкәйрәк булыр бу. Җитмәсә, берәү генә икән әле, – дип әйтеп куйды.

Ирләр, эчләре катып, тончыга-тончыга көлешергә тотынды.

Яппары:

– Хөҗҗәт, ал син моны сатып, бер пешереп ашагач, миңа биреп торырсың, – дип, көлүчеләр ялкынына кислород сибеп алды.

Миннән кайвакытта сорыйлар:

– Сезнең авылда бөтенегез дә әллә шундыймы – синең төсле мәзәкчәнме? – дип.

Менә хәзер аңладыгыз инде.

Африкага барасым килә (Дамир Мортазин)

Төшке аштан соң, йоклап алыйм дип, диванга яттым. Хатыным кибеткә китте, 5 яшьлек улым, идәндә утырып, телевизор карый. Барысы да ял итәргә җайланган иде. Күземне йомып өлгермәдем, улым кулымнан тартты.

– Әти, ә нишләп безнең өйдә бегемот юк?

– Кем юк, кем? – дип аптырап калдым.

– Бе-ге-мот, – дигән сүзен кабат өзеп-өзеп кабатлады улым.

Йокым качты.

– Бездә бит бегемотлар яшәми, алар Африкада гына.

– Алайса, әйдә, Африкага барыйк!

– Африка бик еракта, анда бару бик кыйбатка төшә. Безнең акчабыз җитмәс…

– Җитә, әти, җитә! Син әбидән сора…

«Тапкансың кемнән сорарга», – дидем мин «тёща»м турында уйлап.

– Улым, хәтта аның да ул хәтле акчасы юк…

– Африкага барасым килә! – дип шыңшый башлады бала. – Африкага! Бегемот сатып ал…

– Юк, алмыйбыз! – дидем мин кырт кисеп. – Без аны кайда тотарбыз? Фатирыбыз бәләкәй.

– Ванныйда…

– Ә нәрсә ашатабыз?

– Ботка һәм ипи белән…

– Әйттең сүз... – дип ухылдап куйдым мин.

Каршы килгәнемне сизеп, улым кабат үзенекен тукый башлады.

– Африкага барасым килә, Африкага... – Күзе яшькә күмелде.

– Җитәр. Тукта шыңшуыңнан!

– Туктамыйм. Африкага барам…

Шунда миңа уй килде.

– Яхшы, әйдә, җыен, киттек Африкага! – дип әйттем дә, ачынып, диваннан күтәрелдем.

– Ура! Хәзер үкме? – дип шатланды бала.

– Әйе! Ләкин иң элек хастаханәгә барып прививка ясатыйк.

– Уколмы? – дигән пошыну сүзе чыкты аннан.

– Әйе, аны ясатмыйча, Африкага кертмиләр. Киттекме?

Улым тынды.

– Әтием, мин болай уйладым: нәрсәгә безгә бегемот? Ул бит күп ашый, күп урын ала... Миңа песи баласы ал.

– Яхшы, уйлармын, ә хәзергә миңа ял итәргә комачаулама…

Волонтерлар (Алмаз Гыймадиев)

Мулланур абый күптән кузгатылмаган пластинкалар арасыннан үзенә кирәген эзләп тапты да, аны радиола тәлинкәсенә урнаштырып, тирән креслога чумды. Йөрәкләрне җилкетеп, җыр яңгырады:

Взвейтесь кострами, синие ночи...
Мы – пионеры, дети рабочих…

Их! Бар иде бит Мулланурның да пионер вакытлары, тимурчылар булып, шау-гөр килеп йөргән чаклар... Хәтерендә: шулай бервакыт аларның отряды авыл читендәге Миңниса әбине шефлыкка алырга барды. Малайлар кар көрәде, кызлар әбинең идәнен юып чыгардылар. Шунда отряд советы председателе Гөлназ Мулланурны дәшеп кертеп, диван астындагы үлгән тычканны тышка чыгарып ташларга кушкан иде. Мулланурмы? Һәй! Башта, тычканның койрыгыннан тотып әйләндерә-әйләндерә, бөтен кызларны чинатып йөрде әле ул. Аннан соң гына ишектән башын тыгып карап торган Тузикка биреп җибәрде. Әй тиргәгән иде соң Мулланурны Миңниса әби.

Ә бервакыт алар – өч малай – 90 яшьлек Сәйфелмөлек бабайның утынын кистеләр. Мулланур анда ике пычкы, бер балта сындырган иде бугай. Әллә ике балта, бер пычкымы?..

Тимер-томыр җыю нык истә калган. Планны тутыра алмагач, парктагы бер тракторның арткы «мост»ын сүтеп алып төшкәннәр иде…

Их, пионер чакларның кабатланмас хатирәләре, диген! Кинәт аның уйларын бүлеп, кыңгырау чыңлады. Ишек төбендә ике малай басып тора иде.

– Без – волонтерлар! – дип таныштырды малайларның озыны. – Сезгә булышырга килдек!

– Кем, кем? – дип сорады бабай.

– Хәтерлисезме, элек тимуровецлар бар иде, без шундыйраклар, – дип аңлатты малай.

– Юк, юк! – дип каршы төште Мулланур. – Бөтен нәрсәм тәртиптә.

– Шулай да бүлмәгезгә күз салыйк әле, бәлки, батареягыздан су агадыр?

Малай рөхсәтсез-нисез генә түргә узды да су торбаларын, электр чыбыкларын тикшерә башлады.

Мулланур абый, бераз тынычланып:

– Паласларымны кагып бирсәгез ярар иде үзе…

– Тә-әк, бер сәгатьтән палас кагарга кызлар килеп җитәр. Ә безгә – дәлше! – диде малай эшлекле кыяфәттә һәм иптәшен ияртеп чыгып та китте.

Мулланур абый янә креслога чумды. «Ә шулай да яшьләр начар түгел хәзер», – дип уйлап куйды.

Ике малайны исә подъезд төбендә колга буйлы, тәмәке капкан бер егет каршылады.?

– Ну?! – диде ул.

– Әллә ни юк. Иске радио, иске төсле телевизор, азрак хрустальләр, китаплар, пластинкалар…

Аның сүзен бүлеп, ачык тәрәзәдән җыр агылды:

Взвейтесь кострами, синие ночи…

Ипи алырга таксида (Әмир Хәбибуллин)

Исегездәме, күптән түгел генә әле такси иҗтимагый транспорт төренә әйләнеп беткән иде. Берничә йөз сумга көнен дә, төнен дә шәһәрнең теләсә кайсы җиренә барып җитәргә була иде. Дөрес, белгән кешеләр, мондый «коммунизм» озакка түгел, бөтен дөньяда такси арзан нәрсә түгел, бездә дә бәяләр үз урынына кайтачак, дип кисәткәннәр иде.

Дәүләтебез бу өлкәдә тәртип урнаштырырга булды, һәм 1 сентябрьдән такси өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Хәзер һәр теләгән көньяк егете һәм җирле «бомбила» элекке кебек ирекле рәвештә таксист булып йөри алмый. Моның өчен рәсми рөхсәт алырга һәм юридик шәхес, эшмәкәр йә үзмәшгуль булып теркәлергә кирәк. Шулай ук «яшел күзле» такси белән идарә итүдән хөкемгә тартылганнарны һәм ЮХИДИ штрафларын түләмәгәннәрне дә мәхрүм иттеләр. Бу яңалыкка каршы килү кыен: күзенә карау белән, «Праваңны кайда сатып алдың?» – дип сорыйсы килгән «таксист»ларны кем генә очратмаган икән.

Элекке ирекле тормыш бетерелү белән, бәяләр дә сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелде, әлбәттә. Казанлылар сүзенә караганда, ике тапкыр диярлек. Такси йөртүчеләр моны автомобильләргә һәм запчастьларга бәяләр күтәрелү һәм таксистларга таләпләр арту белән аңлата. Өстәвенә, көз белән бәйле – пассажирлар саны арту, уку елы башлану һәм начар һава торышы. Әмма иң мөһиме – яңа кагыйдәләр кертү нәтиҗәсендә, кискен рәвештә
такси йөртүчеләр саны кимү.

Күргәнебезчә, «тәртип урнаштыру», гадәттәгечә, пассажирларның кесәсен саектыруга кайтып кала. Алда аларны нәрсә көтә? Бу сорауга бөтен нәрсәне белеп торучы таксистлар да, күпсанлы экспертлар да җавап бирә алмый. Шунысы гына анык: иске фильмда әйтелгәнчә, безнең кешеләр ипи алырга таксига утырып йөрмиләр һәм йөрмәячәк тә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100