news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әгәр ул башка диндә булса?»: Илсөя Бәдретдинова улы белән җитди темага сөйләшкән

news_top
«Әгәр ул башка диндә булса?»: Илсөя Бәдретдинова улы белән җитди темага сөйләшкән
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова «Роксана» радиосында кунак булган. Ул анда улы Нариманның әнисеннән нинди киленне кабул итү-итмәве белән кызыксынуы турында сөйли.

«Булачак хатыным миннән әзрәк олырак булса», – ди миңа малай беркөнне. «Ярар, бик әйбәт булыр, сине җитәкләп йөрергә кеше булыр, күңелем тыныч булыр. Әйбәт булыр», – дидем.

«Әгәр бик яшь булса», – ди. «Яшь булса, яныңда яшь хатын инде, ятсаң да, торсаң да – яшь хатын. Шулай ук начар түгел».

«Әгәр ул башка диндә булса», – ди. «Ярар инде, башка дин начармени? Барысы да яхшы, бәйрәмнәребез артачак. Дини бәйрәмнәрне дә бергә үткәрербез», – дип әйттем.

«Әгәр ул кара тәнле булса», – ди. «О, бигрәк әйбәт, балаларыгыз матур булачак», – дидем.

«Берәр нинди чикләү бармы», – ди. «Бар, егет кеше генә булмасын», – дидем.

Мин үзем дә килен булган кеше. Минем кайнанам нык әйбәт иде. Миңа калса, әни, малаена караганда, мине ныграк ярата иде. Шуның өчен, мин нормаль кайнана булырмын, дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар