«Әгәр мин яхшы шигырь укырга телим икән, мин аны язам» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр
● ● ●
– Син ничек мондый күркәм, ыспай гәүдәңне саклый алдың?
– Мин бит мәрмәр төсле сыер ите һәм лосось балыгы ашыйм.
– Ләкин бу – бик мәшәкатьле бит!
– Менә шуңа күрә дә саклана инде ул яхшы фигура.
● ● ●
Без яңа заман хәерчеләре: безнең кыйбат смартфоннарыбыз һәм компьютерларыбыз бар. Алар ярдәмендә үзебезнең интернет-банкларыбызга керә алабыз һәм счетларыбызда бер тиен акчабыз да юклыгына инанабыз.
● ● ●
– Кайчан син миңа тәкъдим ясыйсың?
– Син нәрсә инде, безнең бит синең белән болай да барысы да яхшы.
– Миңа барысы да яхшы булуы кирәкми. Минем кияүгә чыгасым килә.
● ● ●
– Әгәр дә бездән комсызлык, көнчелек, мәкерлек, әшәкелек бетеп, тугрылык, гаделлек, дуслык һәм ярату хисләре генә калса, нәрсә булыр иде?
– Безгә йон үсәр иде, койрык калкыр, һәм без эткә әверелер идек.
● ● ●
Бер ир, ишегалдына кергәндә, йорты каршындагы стоянкадан күршесенең машинасын урлаганнарын күреп ала һәм аптырап калмый: бушаган урынга үз машинасын куя.
● ● ●
– Син кем булып эшлисең?
– Ландшафт дизайнеры булып!
– Ай-яй! Компьютердамы?
– Юк... Бульдозерда...
● ● ●
«Классташлар» – гаҗәеп шәп сайт. Анда минем дуслыкка түшәм тарттыручылар, пластик тәрәзәчеләр, штора-пәрдәләр һәм шкаф-купелар куючылар сораналар. Мәктәптә минем белән андый укучылар булганын һич хәтерләмим.
● ● ●
– Суыткычны ачсам, анда – боулинг.
– Ничек инде?!
– Шар тәгәрәтергә була.
● ● ●
Карт режиссерларга, композиторларга, артистларга, бизнесменнарга кияүгә чыгалар да, янәсе, «яратып чыктым» диләр. Карт слесарьгә чыгучыларны бер дә ишеткәнем юк.
● ● ●
Компьютерлар һәм шуларга кирәк-яраклар сату фирмасына шалтыраталар:
– Исәнмесез, сездә сыек мониторлар бармы?
Сатучы:
– Сезгә ничә литр? 16, 17, 19?..
● ● ●
Мәчеләргә бирә торган ашамлыкны башкача тыйнаграк атап булмыймы? Нишләп минем мәчем «атланмайлы соус болгатылган кролик рагуы» ашый, ә мин – сосиска белән макарон?
● ● ●
Ике сыер сөйләшә.
– Беләсеңме, безне башта сөтебезне эчәргә, соңыннан суеп, итебезне ашар өчен генә тоталар, ахрысы.
– Син һаман шул фетнә теориясен генә кузгатасың...
● ● ●
– Мин бер кызга гашыйк булдым, ул татар. Нәрсә эшләргә микән?
– Өчпочмак.
● ● ●
Иң озын йокының тарих дәресендә булуы теркәлгән – бер укучы XV гасырда йокыга талган һәм XVIII гасырда гына уянган.
● ● ●
– Интернет чын тормышка бик тартым.
– Нишләп?
– Менә кызлар янына барып кайттым – ике вирус эләктердем.
● ● ●
Тамада:
– Кадерле дуслар! Бүгенге туйда иң якын кешеләр һәм туганнар җыелган. Гауга чыгарырга бик кыен булачак, ләкин мин – профессионал!
● ● ●
Минем яшьтә инде ниндидер булмаган якты киләчәкне көтәргә кирәк түгелдер. Никадәр яшәргә язса, шунысы якты.
Әгәр кешенең күңелен яуларга телисез икән, аңа бәхәстә җиңәргә бирегез.
Кешегә аның үзе турында сөйлә, һәм ул сине сәгатьләр буе тыңлап утырачак.
Чын ялгызлыкны зур шәһәрдә эзләргә кирәк.
Әгәр мин яхшы шигырь укырга телим икән, мин аны язам.
Гомер – ул җыр, ә аның кушымтасы – үлем.
Нәрсә өчен булса да була… (Дамир Мортазин)
Шикләевнең полиция бүлеге яныннан үтеп барышы иде. Ирексездән күзе «Игътибар, розыск!» дигән стендка төште. Кемнәр генә юк монда, Ходаем! Нинди йөзләр! Нинди статьялар! Менә бер сакаллы, зыялы затның фотосурәте – а-ля доктор Айболит. Аның турындагы аңлатмаларны укысаң – зур аферист. «Күрәсең, байтак беркатлы кешеләрнең миллионлаган акчаларын алып, яхшы гына бизнеска тыгам дип, чит илгә тайган...» – дип, ачулы фикер йөгереп узды Шикләевнең башында. Ә менә кабартылган иренле, караңгы чырайлы ханым статьясы – кеше үтергәнлеккә. «Мөгаен, үзе иренең башына җиткәндер йә пластика ясатырга акча бирмәгәндер тегесе...» – дип фикер кылды Шикләев, белдеклелегенә сокланып. Чираттагы җинаятьче чыраена карап, ул шуны ачыклады: «Монысы инде зур бандит – олы юлдан! Мордасы бигрәк хәтәр...» Юк икән, никахлашып йөрүче аферист. «Нигә шундыйларга кызыга бу хатын-кызлар?» – дип, күңелсез уйларга батты Шикләев, стендта ялтыраган үзенең шәүләсенә карап.
Соңгы фотосурәткә җиткәч, ул катып калды. Аңа – аларның фирма директоры Ихтыярсызов карап тора иде! Фото астындагы мәгълүмат мондый аңлатма биргән: «Эзләнүдә – сексуаль маньяк... Төрле фамилия астында яшеренеп йөри... Күзгә чалынган очракта тиз ара хәбәр бирергә», – диелгән.
«Менә сиңа мә! – дип шаклар катып карап торды ул аңа. – Абруйлы директор дәрәҗәсендә качып ята икән бит маньяк. Әле сексуаль дә икән…»
Ул игътибар белән кабат-кабат фотога карап алгалады. Төгәл ул – директор Ихтыярсызов, бары күзлексез һәм галстуксыз. «Кара син аны – ничек кыяфәтен, килеш-килбәтен үзгәрткән, кабахәт! – дип куйды ул үзалдына. – Хәбәр бирим әле кирәкле җиргә...»
Полициядә Шикләевне яхшылап тыңладылар, сөйләгәнен язып бардылар һәм чара күреләчәген әйттеләр. Икенче көнне фирмада бу хәбәрне ишетеп, шау-шу килделәр. Шул чактук шефларын кулга алдылар, бөтен кәгазьләрен, ноутбугын да калдырмадылар. Тиздән, берәм-берәм, хезмәткәрләрне полициягә чакырта башладылар. Шикләевкә дә чират җитте.
– Нәрсә? – дип сорады ул тикшерүчедән. – Гаебен таныдымы?
– Таныды, – дигән җавап ишетелде.
– Чынлап маньякмы? – дип, төгәл беләсе килде Шикләевнең.
– Юк, ике тамчы су кебек бер-берсенә тартым...
– Нәрсәгә таныды соң ул гаебен? – дигән сүзен әйтергә мәҗбүр булды Шикләев, гаҗәпләнеп.
– Салымнар түләмәгәнлеген, зур суммаларын сул фирмалар аша үзләштергәнен һәм күп санда ришвәт белән шөгыльләнгәнен әйтеп салды, – диде тикшерүче. – Без шундук сиздек аның бик нык борчылганын... Һәм мәҗбүр иттек... Хәзер СИЗОда, ялганламыйча, хаклыкта ничек булганын яза... Ә сезгә уяу булганыгыз өчен рәхмәт!
«Менә бит, ә! – дип уйлады Шикләев, полициядән чыкканда. – Теләсә нинди җитәкчене судсыз-нисез, тикшерүсез дә утыртырга була, дип юкка әйтмиләр икән шул һәм, гомумән, нәрсә өчен булса да була…
Бушлай квота (Гүзәл Сөнгатуллина)
«Башыңа бәла аласың килмәсә, багучыга барма», – диләр халыкта. Багучыга бармасам да, башыма бер бәла алдым...
Бервакыт күзләрем начар күрә башлагач, күз врачына мөрәҗәгать итергә булдым. Әйбәт врач туры килде. Карады да күзләр буенча бер медицина үзәгенә барырга тәкъдим итте. Ярый, бу мәсьәләгә квота бар икән. Шулай итеп, язылдым мин күз белгечләренә. Билгеләнгән көнне килдем. Бушка үтүчеләр минем шикелле күп икән. 7-8 кешене аппаратлар куелган бер бүлмәгә керттеләр. Врачлары да шактый. Менә берәүне урындыкка утыртып, күзенә дару тамыздылар. Ул икенче урындыкка күчте. Аның урынына башка кеше утырды. Шулай итеп, конвейер буенча, берәм-берәм, бер-беребезне алмаштырып, бүлмә буенча йөрдек. Соңыннан бүлмәдән чыгасың да коридорда утырып торасың. Аннары бүлмәдән язу чыгарып тоттыралар.
Менә мин дә бүлмәдән чыктым. Күзләрем тамызган дарудан берни күрми, барысы да томанда. Кулымда – язулары. Томанлы булса да, күреп алдым, минем исем-фамилия түгел. Кабат кереп киттем.
– Ярар, бераз көтегез, хәзер дөресләрбез, – диделәр дә бераздан икенче язу бирделәр. Исем-фамилия зур хәрефле язылгач, күрдем – үземнеке икән. Шул язу белән өйгә кайттым. Күзләрем бераз яхшырак ачылгач, калган язуны да укый башласам... адресы минеке түгел. Тагын бутаганнар. Инде нишләргә? Шалтыраттым шул ук клиникага.
– Фәлән-фәлән көнне килерсез. Дөресләп бирербез, – дип өметләндерделәр.
Әйтелгән көнне тагын барырга туры килде.
– Сез бит конвейер буенча халыкны керттегез. Бәлки, берәрсенә минем язуны биргәнсездер, – димен.
– Юк, адрес кына ялгышкан. Калганы сезнеке, – диделәр.
Адресын алыштырдылар. Мин, язуларын укып тормыйча, өйгә юл тоттым.
Инде өйдә күзлегемне киеп укый башлаган идем, абау... диагнозларым бөтенләй минеке түгел ләбаса?! Анда ниләр генә язмаганнар! Нинди генә күз авыруларым юк икән. Әллә никадәр операцияләр кичергәнмен. Башка ул якка аягымны да атламадым. Юлы да бик якын түгел. Үземнең врачыма барып, шундагы кәгазьләрне тоттырдым да:
– Мин анда бүтән бармыйм, үзегезгә генә йөрим, – дидем.
Шундый була икән ул бушлай – квота буенча дәваланулар.
Тырышлыкка шайтан төкерә (Фәнзаман Баттал)
Ул-бу хата киткәннән соң яки китә язганнан соң, баш мөхәррирләр, үз коллективларының жаваплылыгын көчәйтү һәм сизгерлеген арттыру максатында, «конкрет катгый чаралар күрәләр». Җитди утырышларны әйткән дә юк инде... Кемгәдер – шелтә, кайсынадыр кисәтү бирәләр, кайберәүләрнең алдына орфографик сүзлекләр салалар: сүзнең дөреслегенә әз генә шикләнсәң дә шуны ачып карарга иренмә, янәсе. Бер уйласаң, хата китүгә бернинди дә юл калмаган кебек...
Хәтердә, чираттагы хаталарның берсеннән соң, коллективны бик һәйбәтләп «эшкәрттеләр». Аннан соң, чираттагы гәҗитне әзерләдек тә, гранкаларны, полосаларны (колонкаларны, битләрне) һәркемгә диярлек өләшеп чыктык. Тырыштык мәгәр, хаталарны серкәләр эзләгәндәй эзләдек. Әзер гәҗитне өстәленә салып «БАСАРГА!» дип соңгы имзаны куйганда, мөхәрриребез зур канәгатьләнү белән кинәнде: «Менә бу санда хата калмаганга иманым камил минем. Киләчәктә дә шулай эшләрбез, егетләр, иренмәбез. Аның каравы – йөзебез чиста булыр».
Чистарды, ди... Икенче көнне, эшкә килеп, берәр сәгать эшләргә өлгердек микән, райкомның пропаганда бүлегеннән шалтыраталар...
(Ни дип шалтыратуларын әйтим дигәндә генә, олуг язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев искә төште. Үзара сөйләшкән чакларда: «Телефон шалтырады» дип язу – хата ул, Фәнзаман! «Чылтырады», «чылтырый» дип яз», – дип ялвара иде. Минем кебекләргә әйтеп-әйтеп тә кермәгәнгәдер, шушы фикерен куәтләп, матбугатта да язып чыккан иде. Күрәмсең, өендәге телефоны чылтырый торган булгандыр – дус яшәп тә фатирында булырга туры килмәде. Хәзер инде аппаратларның тавышлары кырык төрле: шалтырыйлар, чылтырыйлар, челтериләр, гүелдиләр, пипелдиләр, уһылдыйлар, сайрыйлар, чырылдыйлар, хәтта җырлыйлар да. Ә без яшь чакта бары тик шалтырыйлар иде.)
Шулай итеп, райкомнан шалтыраталар:
– Нишләп сез анда райкомга төкереп ятасыз?! Оягыз белән бюрога куйдыртам, фәлән-фәсмәтәннәр!..
Йа Алла, монысы ни дигән сүз инде тагын! Дөрес әйтә икән бит югарыдагы абзыебыз. Райкомга гына түгел, район советы башкарма комитетына да төкергәнбез...
Өлкәнрәкләрнең барысы да хәтерлидер әле: ул чорда ай, квартал, ел ахыры саен райком белән райбашкарма, социалистик ярышка йомгак ясап, алдынгы хуҗалыкларны, кешеләрне зурлап, арттагыларын хурлап дигәндәй, карарлар чыгаралар иде. Район гәҗитләренең һәркайсында да алар «КПСС райкомында һәм район советы башкарма комитетында» дигән шаблон исем белән гәҗитнең беренче битендә басыла килделәр. Менә шул карарның бер пункты гәҗитебездә болай басылган: «КПСС райкомына һәм район Советы башкарма комитетына кыхпыхтфушыртчурт пыхипсишарт хырпыр...» Исебез-акылыбыз китте. Шундый «изге» карарга каян килеп кергән бу кәмит?! Соңыннан аңлашылды. Линотипта хәреф җыючылар, машиналары әйле-шәйле эшли башласа, сынап карау, көйләү өчен теләсә кайсы хәрефләргә баскалап «проба» ясыйлар һәм кургаштан коелган ул юлларны шундук чүп савытына ташлыйлар иде. Гәҗиткә шул юллар кереп оялаган! Ә инде хатадан арындырылган, шул «тишеккә» тыгылырга тиешле өч юл чүп чиләгенә очкан... Әйе, аңладык. Ләкин ни файда: эш үткән, пешәсе борчак пешкән. Бюрода безнең аңлатуны колакка да элүче булмады. Хуҗабызга – Фәрит абыйга – партийный выговор чәпеп, барыбызга да ачык күз белән эшләргә боерып, куып чыгардылар.
...Мин күп мөхәррирләр кулы астында эшләдем. Ләкин Фәрит абый Хәбибуллин кебек сагынып искә алырлыклары икәү-өчәү дә булмады, ахрысы. Редакциясендә эшләүче каләмдәшләренә үрнәк булырдай итеп яза белүче мөхәррирләр һәрвакыт диярлек юк санында булды һәм, кызганыч ки, хәзер дә шулай. Вакыты-вакыты белән «Социалистик Татарстан»ның үз хәбәрчесе дә булып эшләгән Фәрит абыебыз талантлы, туры сүзле, гадел һәм киң күңелле шәхес иде, мәрхүм. Шикләнмим, урыны, һичшиксез, оҗмахтадыр... Күңелсез вакыйгалар вакытында да безнең күңелләрне бер мизгелдә кара юшкыннан арындыра белә иде. Теге бюродан соң да, бераз моңаеп утыргач, кинәт ачылып китеп, сабыйларча матур итеп көлеп җибәрде:
– Башыгызны имәгез, егетләр. Бер караганда, райкомнар шул кых-пых-тфүгә генә лаек нәрсәләр инде. Ләкин, аң булыгыз, моннан соң хата китәрлек булмасын. Безне укучы халык бар. Аның алдында кызарудан сакланыйк.