Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әгәр Филипп Киркоров татар булса...» – Филүс Каһиров Киркоровка пародия күрсәткән

news_top_970_100
«Әгәр Филипп Киркоров татар булса...» – Филүс Каһиров Киркоровка пародия күрсәткән
Солтан Исхаков

Җырчы Филүс Каһиров социаль челтәрдәге дусларының кәефен күтәргән. Ул өстенә ялтыр-йолтыр чапан киеп, башына чалма урап, бизәнеп-ясанып, Филипп Киркоров репертуарыннан булган «Жестокая любовь» җырын башкарган.

«Охшаганмы? Әгәр Филипп Киркоров татар булса...

Бу чапаннарны киеп, гримм ясап җырларга чыккач, гел шул искә төшә», – дип язган җырчы.

Филүснең бу кыйланмышыннан аның виртуаль дуслары да, сәхнәдәшләре Данир Сабиров, Рифат Зарипов та рәхәтләнеп көлгәннәр.

«Филүс, син бу җырны пародиясез-нисез, чын мәгънәдә үз репертуарыңа алсаң, шедевр булыр иде бу! Филипп бер кырыйда елар иде», «Сез Киркоровтан күпкә шәбрәк», «Һәрвакыттагыча позитив ул Филүс», – дип язучылар да булган.

Видео Филүс Каһировның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100