Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгәр дә сез берни дә эшләргә теләмисез икән, киңәшмә җыегыз: «Чаян» журналыннан мәзәкләр

news_top_970_100
Әгәр дә сез берни дә эшләргә теләмисез икән, киңәшмә җыегыз: «Чаян» журналыннан мәзәкләр
"Чаян" журналыннан

● ● ●

– Бабай, әкият сөйлә әле!

– Аз белсәң, тыныч йокларсың! Шулай дип ул Интернетта «Хәйләкәр төлке» белән « Камыр Батыр»ның кыскача эчтәлеген табып, улының үтенеченнән котылды.

● ● ●

Әгәр дә никахны ЗАГСта ел саен озайтып була торган булса, кызык, ничек үзгәрер иде икән безнең тормыш...

● ● ●

Егет чәчәк кибетенә керә.

– Миңа бер бәйләм чәчәк кирәк иде…

– Рәхим итегез, бездә ниндиен телисез шунысын сайлап була. Сезгә кайсысын?

– Әй, мин бедмим дә инде...

– Мин сезгә ярдәм итә алам. Ни өчен ачуланыштыгыз соң?

● ● ●

Ике хатын сөйләшә.

– Ирең элеккечә сәбәпсез көнләшәме?

– Юк, хәзер инде сәбәпсез түгел.

● ● ●

– Кадерлем, айфон бүләк ит әле миңа?!

– Яхшы! Ләкин бер шарт белән.

– Мин барысына да риза!

– Кредитны синең исемгә язабыз.

● ● ●

– Менә сезгә алты көнлек йокы даруы.

– Ул кадәр озак йоклыйсым килми.

● ● ●

– Сез коньяк эчәсезме?

– Бик сирәк очракта гына.

– Ә шулай да, кайчан?

– Әгәр берәрсе сыйласа...

● ● ●

Ирләр һәрвакыт шуны белергә тиешләр: бай хатыннар байлыгына зур салым салына

● ● ●

Хатын иреннән сорый:

– Кадерлем, синең тормышыңда иң бәхетле биш ел кайчан булды?

– Башлангыч сыйныфларда укыганда.

● ● ●

«Макдоналдс» хәзер ничек дип аталса да, барыбер, иң әһәмиятлесе – бәдрәфләр яңадан ачыла.

● ● ●

– Хәтерлисезме, 2012 елны ахырзаман булырга тиеш иде бит?

– Әйе, әйбәт заманнар бар иде!..

● ● ●

Әй, официант, биредә ярты сәгать көтеп утырам инде.

– Ә мин иртәнге җидедән бирле, шулайда зарланмыйм бит.

● ● ●

– Доктор, бүтән сезгә дәвалаганыгыз өчен түли алмыйм, акчам бетте.

– Әйбәт бит инде сәламәтләнгәч!

● ● ●  

Халык тарафыннан сайланып, кеше үзен күктән  төшерелгән дип уйлый башлый икән – авыр заманнар килер.

● ● ●

– Ул начар табиб.

– Нигә?

– Кибеттә үзенә коньяк сатып алганын күрдем!

● ● ●

Кызлар, кыйммәтле автомобильләр, учлап-учлап акча бирүче бай ирләр турында хыялланган идегезме? Хыялларыгыз тормышка ашты! Безнең автосалонга кассир кирәк!

● ● ●

Зираттагы кабер янында бер ир елап тора.

– Нигә дөньядан шулай иртә киттең?!

Аннан сорыйлар:

– Ул сезнең туганыгызмы?

– Юк, ул хатынның беренче ире.

● ● ●

Бер ханым теш табибына керә. Табиб моның авызын ачып карый да: – Сезнең бөтен тешләрегез таза-сау. Тагын ни кирәк? – ди. Хатын алтыннарын балкытып елмая: – Теш дәваларга түгел, шушы хәзинәләремне саклау өчен авызыма сигнализация куя алмассыз микән дип килгән идем, – ди.

● ● ● Ике таныш очраша. – Нәрсә булды сиңа? – Берьюлы ике тешне суырттым. – Тукта, әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың? – Табибның кайтарып бирергә акчасы булмады

● Әгәр дә сез берни дә эшләргә теләмисез икән, киңәшмә җыегыз.

● Хатынга хуҗа булырга теләсәгез, аңа еш кына буйсына белегез.

● Гомер – ул җыр, ә үлем – аның кушымтасы.

● Акыл өчен мактаганга бары тик чибәр хатын гына чынлап шатлана белә.

● Телевизор – күз белән кабул ителә торган бердәнбер йокы даруы.

● Әгәр яхшы шигырь укыйсым килә икән – мин аны язам.

● Хаклы булган чакта еш кына шикләнәбез, ләкин бернинди шиксез ялгышабыз.

● Көннәр шундый озын, ә еллар шундый кыска! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100