Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әгәр бала 5-6 яшендә сөйләшми икән, аның акыл үсеше дә тоткарлана»

«Бала инде сөйләшергә тиеш, ә аның теле һаман да ачылмый». Бик еш кына 2-3 яшьлек сабыйларның әти-әниләре шундый проблема белән очраша. Ни өчен хәзерге балалар соңрак сөйләшә башлый, һәм ата-аналар моның өчен кайчан борчыла башларга тиеш?

news_top_970_100
«Әгәр бала 5-6 яшендә сөйләшми икән, аның акыл үсеше дә тоткарлана»
Фото: www.tosha.ru

Кайберәүләр балаларына 2 яшь тулганчы ук реабилитация үзәкләренә йөгерә, икенчеләр баланы йөзәргә һәм махсус түгәрәкләргә алып бара, кемдер «малайлар кызлардан соңрак сөйләшә башлый» дип, балага 3 яшь тулганны көтә. Бу хакта «Республика Татарстан»да Дарья Субботина яза.

«Сөйләшми, ләкин «Ютуб»та роликларны таба»

– Балаларда сөйләм тоткарлыклары проблемасы белән мин инде 2004 елдан бирле шөгыльләнәм. Ул вакыттагы һәм хәзерге балаларны чагыштырсак, аерма шактый зур. Соң сөйләшә башлаган һәм сөйләм проблемалары булган балалар саны хәзер күпкә артык, – ди Казан медицина академиясенең балалар неврологиясе кафедрасы доценты һәм 8нче балалар хастаханәсе табиб-консультанты Марина Белоусова.

Невролог яшьләре буенча инде сөйләшә башларга тиеш булган балаларның сөйләшмәвенең төп сәбәбен гаджетларда күрә.

– Элеккеге балалар инде беренче яшьләреннән үк телефоннардан видео һәм рәсемнәр карап күңел ача алмый иде. Ә хәзер әниләр әле сөйләшә алмаган, ә «Ютубта» инде роликлар табып караган балалары турында горурланып сөйлиләр. Хәзер проблема шунда, яшь әти-әниләр үзара аз сөйләшә һәм күп вакытларын телефоннарда үткәрәләр.

Баланың икенче яше – бик тә әһәмиятле чор, нәкъ шушы вакытта баланың сөйләм функциясе ачылып китсен өчен тырышырга кирәк. Ләкин хәзерге гаиләдә көнкүреш турында гына сөйләшәләр. Ул: «Матур күлмәгебез кайда безнең? Нинди матур күлмәк, әйдә шуны киябез», – кебек кенә сөйләшүләрдән тора. Ә балага төрле нечкәлекләре белән дөнья турында сөйләргә, аны кызыклы итеп аңлатырга кирәк.

Әти-әни сөйләгәндә, баланың игътибарын җәлеп итүче телевизор ише җиһазлар эшләп тормаска тиеш, шул вакытта бала аны тыңлый, истә калдыра һәм кабатлый башлый, шулай итеп, дөрес нейрон бәйләнешләре формалаша. Бала йөгерергә, күзәтергә, дөньяны өйрәнергә, көнкүреш эшләрендә дә катнашырга тиеш. Әнисе савыт-саба юа икән, ул да булышсын. Ләкин еш кына әти-әниләр, хәзер ул түгә, пычрата, чәчә, дип уйлап, балага телефон тоттыра.

Мин үзем яшь әни. Күп кенә әти-әниләргә балаларының мультиклардагы фразаларны кабатлаулары ошый. Балага мультикларны күпме күрсәтергә ярый?

– Гадәттә, бала мультикларда ишеткән сүзләрне, аның мәгънәсен аңламаган килеш, попугай кебек кабатлый. Шуңа күрә монда горурланырлык берни дә юк. Чөнки бу мультиктагы персонаж әти-әнидән кызыклырак, «тәмлерәк» сөйли, һәм бала шуны кабатлый да. Бәлки, гаджет бала белән әти-әнисенә караганда күбрәк «сөйләшәдер». Балага көненә 30 минут мультик карарга рөхсәт итәргә ярый. Анысы да әти-әнисе белән бергә булганда яхшы. Аннары алар бу мультик турында сөйләшә алалар.

«Балалар сөйләшергә өйрәнергә ашыкмый да» дигән версияне ишеттем, чөнки моның өчен аларның стимулы юк: болай да теләгәннәрен шунда ук алалар: «Мә, ал, елама гына».

– Әлбәттә, бу да тәэсир итә. Сөйләм функциясен эшләтеп җибәрү өчен, бала сөйләшмичә теләгәнен ала алмаячагын, үз ихтыяҗларын аңлата алмаячагын, әти-әнисенең игътибарын җәлеп итә алмаячагын аңларга тиеш.

Балага 5 яшь тулгач кына борчыла башлыйлар

Балалары сөйләшмәгән яшь әниләр еш кына: «Безнең әтиебез дә соң сөйләшә башлаган, балабыз әтисенә охшаган», дип әйтергә ярата. Әгәр дә бала сөйләшми икән, ата-аналар кайчан борчыла башларга тиеш?

– Баланың әтисе соң сөйләшә башлап та, сөйләме яхшы булу – баласының да шулай булачагын аңлатмый. Бәлки, ул тагын да соңрак сөйләшә башлар, һәм сөйләме дә шулай яхшы булмас. Норма буенча бала 1 яшендә кимендә 8 сүз әйтә белергә тиеш. Мәсәлән, бу – «әни» урынына «әннә» булырга мөмкин. Ләкин мәгънәсе буенча ул «әни» дигәнне аңлатырга тиеш. Яшь ярымлык баланың сөйләмне аңлавы мөһим, ул күзләрен, борынын, уенчыкларын күрсәтә белергә тиеш.

Әгәр болар юк икән, бала әти-әнисенең эндәшүенә, бергәләшеп уйнарга теләвенә җавап бирми икән, педиатр яки неврологка барырга кирәк. Чөнки бу – аутизм спектры тайпылышы яки ишетү белән проблемалар булуы турында сигнал булырга мөмкин. «Аутизм» диагнозы яшь ярымда куелса, аны дәвалау мөмкинлеге әле була. Ләкин кайбер ата-аналар балага инде 5 яшь тулгач кына борчыла башлый, мондый балаларга ярдәм итү инде авыррак. Замана ата-аналарының тагын бер проблемасы: баланың сөйләшә башлавы өчен табибтан «алтын дару» көтүе, – ди Марина Белоусова. – Ләкин ул юк.

– Күп кенә ата-аналар балаларын дәвалау белән үзләре шөгыльләнә. Алар балаларына витаминнар, БАДлар бирә, шикле детокс-процедураларны сынап карыйлар. Ләкин сөйләм – ул дару каплары белән йогынты ясап була торган процесс түгел. Медикаментоз коррекция буенча кирәк булганның барысын да стационар табиблар эшләячәк. Хастаханәдә яткан очракта, ул 2-3 атна дәвам итә. Гадәттә «сөйләшмәү»нең сәбәбе неврология белән бәйле түгел. Шулай булса, барлык балалар да хастаханәдән сөйләшеп чыгар иде. Шул сәбәпле, хастаханәдән чыккач, гаиләне эре, вак моторика, сенсорика үсеше буенча озак дәресләр, логопед, нейропсихолог белән шөгыльләнүләр көтә.

«Күршенең улы турындагы әкиятләр ахмаклык!»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының логопедия буенча штаттан тыш баш белгече, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең амбулатор-поликлиника бүлеге логопеды Вероника Остудина әйтүенчә, әгәр баланың сөйләшмәвенә вакытында игътибар бирелмәсә һәм кирәкле чаралар күрелмәсә, хәтта аның акыл үсеше дә тоткарланырга мөмкин.

– Безне интеллектуаль яктан тоткарлыклары булган сабыйлар саны арту борчый. Әгәр дә ул тумыштан булса – бер хәл, ләкин бу – еш кына икенчел форма була, сөйләшмәү аркасында барлыкка килә. Мин 1990 елдан бирле логопед булып эшлим, һәм беренче тапкыр аутизмлы баланы 2000 елда күрдем, ул вакытта алар бик сирәк иде. Ә хәзер аутизм спектры авырулары булуы шикләнелгән балаларны без көн саен күрәбез.

5 ел элек мин статистика җыйдым: 2016 елда безгә мөрәҗәгать иткән 5 яшькә кадәрге балаларның 3,9 меңендә сөйләм патологияләре булган булса, 2018 елда аларның саны 6,3 меңгә җиткән. Һәм зур проблема шунда, ата-аналар балаларының сөйләшмәве өчен аңа инде 5 яшь тулгач, хәтта 7 яшенә җиткәч кенә борчыла башлыйлар. Бу вакытта инде кыйммәтле вакыт югалган була, – ди логопед. – 2 яшьтә бала аерым сүзләрне генә түгел, ә «әни, бир», «әти, бар» кебек гади фразаларны да әйтә белергә тиеш. Ә күпләр бу яшьтә хәтта сүзләр дә әйтә алмый.

«5 яшенә кадәр сөйләшмәгән, ә аннары инде туктатып булмаган күрше малае турындагы әкият»ләрне инде мин тыңлый алмыйм. Бу – ахмаклык! Әгәр дә бала 5-6 яшендә сөйләшми икән, ул инде сөйләм нормасына барып җитми, аның интеллекты зыян күрә. Шуңа күрә ата-ананың бурычы – баланы вакытында белгечкә алып килү.

Дөрес, монда да проблема бар. Әлегә кадәр гамәлдә булган РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 1998 елгы боерыгы буенча 10 мең балага һәм 100 мең өлкән кешегә 1 логопед исәпләнә. Шуңа күрә логопед ставкасы республиканың барлык район үзәкләрендә дә юк, ә 200-400 чакрым ара узып Казанга килеп йөрү һәркемнең дә көченнән килми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100