«Объясняем.рф» проекты, әгәр дә әтисе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итсә, улын да мобилизацияли алалармы икәнлеге турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Әйе, мобилизацияли алалар. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якын туганнарның булуы мобилизациядән азат итү өчен нигез була алмый», – диелә хәбәрдә.