news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Агачка бәрелде». Таудан шуганда нәни малай һәлак булган

news_top
«Агачка бәрелде». Таудан шуганда нәни малай һәлак булган
https://moscow.sledcom.ru

Мәскәүдә 8 яшьлек малай таудан шуганда имгәнеп үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бала чана шуар өчен җиһазландырылмаган урында таудан шуып төшә. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр иткән.

Фаҗига 23 февральдә була. Малай таудан шуып төшкән чакта агачка бәрелә. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр.

«Табиблар ярдәм итүгә карамастан, бала хастаханәдә үлде», – диелгән ведомство хәбәрендә.

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар