news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Агачларны кышын дөрес итеп ничек кисәргә?

2-4 градус җылы тора башлагач, агачларны рәткә китерә башларга ярый.

news_top
Агачларны кышын дөрес итеп ничек кисәргә?
https://pixabay.com

Кыш көне агачларның артык ботакларын билгеләү җайлы, аларның согы акмый, шуңа күрә яралар да бик катлаулы булмый. Кыш көне җиләк-җимеш агачлары ботакларының өчтән береннән артык булмаган өлешен кисәргә ярый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Һава температурасы 2-4 градус җылы тора башлагач, каты салкыннар беткәч, агачларны кисәргә ярый. 2 см дан зуррак булган ботакларның киселгән урынына бакча вары сыларга, олифалы махсус буяу белән буярга була.

Башта корыган ботакларын алыгыз. Авыру ботакларны кискәч, 5 процентлы формалин эремәсе яки 3 процентлы бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

Аннары агач ябалдашы эченә таба, аска таба үсә торган ботакларны кисегез.

Иң азакта кирәкмәс якка таба бара торган нечкә ботакларны кисәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар