Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агачка барып бәрелде»: «Ватрушка»да шуганда имгәнгән кыз комага киткән

Кызны урманнан снегодка салып алып чыкканнар.

news_top_970_100
«Агачка барып бәрелде»: «Ватрушка»да шуганда имгәнгән кыз комага киткән
Илнар Төхбәтов

8 гыйнварда Тольятти шәһәренең Автозавод районында бер кыз имгәнгән. Ул «ватрушка» га утырып таудан шуып төшкән һәм агачка барып бәрелгән. Шуннан соң кыз аңын югалткан һәм комага киткән. Бу турыда КТВ-Луч хәбәр итте.

Фаҗига чаңгы базасыннан 1 км ераклыкта урман эчендә була.

Тольяттида Гражданнарны яклау үзәге директоры Андрей Деребнев сүзләренчә, фаҗига турында шаһитлар коткаручыларга хәбәр иткән. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Кызны урманнан эвакуацияләү өчен коткаручылар чакырганнар. Кызны снегоходка салып реанимобиль янына алып чыкканнар.

«Волга-Ньюс» порталы хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә «ватрушка» да шуганда травма алучылар күбәйгән. Тольяттида бер хатын белән бала имгәнгән, аларга табиблар ярдәм иткән.

Шушы көннәрдә генә Омск шәһәрендә 45 яшьлек хатын һәлак булган. Ул чаңгы юлыннан «ватрушка» да шуган. Таудан очып төшеп, бетон баганага бәрелгәч, урында ук һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100