Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агач башына менеп утырган егетне коткаручылар алып төшкән — видео

Биеклек яратучы экстремал агач башында утырып өшеп беткән.

news_top_970_100
Агач башына менеп утырган егетне коткаручылар алып төшкән — видео

Тамбов шәһәрендә үсеп утырган биек чыршы башына менгән егеткә коткаручылар ярдәме кирәк булган. "герой"ны агач башыннан алганнар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

21 октябрьдә кичке якта бер егет шәһәрдәге биек чыршы башына менгән. Менүен менгән дә бит, ә төшә алмаган.

Коткару операциясен видеога төшергәннәр. Кадрлардан күренгәнчә, агач башында утырган "экстремал" инде өши башлаган булган.

Бу егетнең чыршы башына менү сәбәбе билгеле түгел. Ләкин ул шулкадәр биек менгән, мөстәкыйль төшәр хәле калмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100