Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агач – җимеше белән, кеше – эше белән»: Фәрит Мөхәмәтшин 1 май бәйрәме белән котлады

news_top_970_100
«Агач – җимеше белән, кеше – эше белән»: Фәрит Мөхәмәтшин 1 май бәйрәме белән котлады
Рамил Гали фотосы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Майның беренче көне аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята. Халкыбызның инде менә дистәләгән еллар дәвамында яраткан бәйрәменең үзгәрмәс асылы – Ватаныбыз хакына намуслы эшләүче хезмәт кешесен, чын Ватанпәрвәрне ихтирам итү. Ул, республиканың һәм илнең алгарышлы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итеп, үз белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буыннарга тапшыра.

Безнең халыкта «Агач – җимеше белән, кеше – эше белән» дигән мәкаль бар. Татарстан үзенең эш сөючән һәм талантлы халкы белән дан тота. Бүген безгә үзгәрешләр һәм күп кенә сынаулар чорында яшәргә туры килә. Әмма дәвам итә торган пандемия, гаять авыр халыкара вәзгыять, җәмгыятьтә кризис тудыру, Россиянең дәүләт нигезләрен какшату максаты белән моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында без үз эшебезнең остасы булып калырга, бердәм һәм сабыр булырга тиеш. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин һәм илебез Хөкүмәте тарафыннан икътисадның тотрыклылыгын саклап калу, гражданнарны социаль яклау дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Кризиска каршы штаблар эшли, Татарстанның дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимияте органнары тарафыннан тотрыклылыкны тәэмин итү буенча гамәли адымнар ясала. Бүген республика барлык сынауларга да каршы тора, иң четерекле мәсьәләләрне дә хәл итә алуын тагын бер кат раслый.

Кадерле дуслар! Һичшиксез, күпмилләтле дәүләтебез кичергән бүгенге вәзгыять вакытлыча күренеш кенә. Тарихыбызда авыррак чорлар да булды. Без һәрвакыт ышаныч һәм ныклык белән бу авырлыкларны җиңеп чыктык. Ышанам ки, алга таба да шулай булыр. Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, ышанычлы киләчәк һәм эшегездә уңышлар телим. Бердәм булыйк, шул чакта иң кыю ниятләребез һәм хыялларыбыз һичшиксез тормышка ашачак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100