news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Агач башындагы песине коткарырга менгән альпинист үлгән

news_top
Агач башындагы песине коткарырга менгән альпинист үлгән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә агач башыннан төшә алмыйча интегеп утырган песине коткарырга альпинист чакырганнар. Альпинист песине алырга агачка менгән һәм егылып төшкән. Аның кабыргалары сынган, күкрәге һәм эче имгәнгән. Аны Боткин хастаханәсенә салганнар. Бу вакыйга турында РЕН ТВ хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл Шаганино коттедж бистәсендә 22 августта була. 55 яшьлек ир-ат 10 метр биеклектәге агачтан егылып төшә.

Моңа кадәр ул сәнәгать альпинисты була, шуңа күрә баулардан иминият җайланмасы ясый. Ләкин бер мизгелдә җайланма өзелә.

Имгәнгән ир-ат 4 октябрьдә хастаханәдә үлә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 октябрь 2022
    Исемсез
    менә белгән Мәче үзе дә төшә ул!!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар