news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Агач башындагы песине коткарам дип менгән ир-ат – һәлак, аның өч баласы – ятим

news_top

Төньяк Осетиядә агач башына менеп, төшә алмый утырган песине коткарган чакта һәлак булган ир-атның 3 баласы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 28 февральдә иртән Владикавказ шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә була. Бакча ишегалдындагы агачка менгән песи кире төшә алмый. Бу турыда коткаручыларга хәбәр итәләр.

Янгын сүндерү машинасын йөртүче Руслан К. өскә менәргә алына. Өскә менгәч, ул кисәк кенә тигезлеген югалта һәм аска очып төшә. Исән калу мөмкин булмый. Ул урында ук үлә.

Бу вакытта балалар бакчасыннан кешеләрне чыгармый торалар.

Хезмәттәшләре Русланны, җаваплы, белемле, профессионал иде, дип искә ала. Өйдә аны хатыны һәм 3 баласы көтеп калган. Русланны якыннары һәрчак үрнәк кеше дип санаган.

Ул 13 ел коткаручы булып эшли. 38 яшендә һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар