Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африканың тагын бер илендә президентны хәрби фетнәчеләр бәреп төшергән

news_top_970_100
Африканың тагын бер илендә президентны хәрби фетнәчеләр бәреп төшергән

Үзәк Африкадагы Габонда хәрби фетнәчеләр президентны бәреп төшергән.

2009 елдан бирле президент булган Али Бонго Ондимба, 64 процент тавыш җыеп, чираттагы срокка президент булып сайлангач, бу – илдә ризасызлык тудыра. Өстәвенә, аның әтисе Эль-Хадж Омар Бонго Ондимба 1967-2009 елларда президент булган.

2023 елгы сайлауда берничә кандидат булган, әмма сайлау вакытында интернетны өзгәннәр, күзәтүчеләр булмаган.

Фетнәчеләр – президентның гвардиясе, регуляр армия һәм полиция хезмәткәрләре. Алар президент сайлауның гадел узмаганын белдерә, шул сәбәпле сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгаруын әйтә, илдә Ондимбалар идарә итүгә чик куюларын белдерәләр.

Президентның кайда икәне билгесез.

12 хәрби Габон телеканалы студиясендә чыгыш ясап, хакимиятне кулларына төшерүләрен, ил чикләре ябылуын игълан итә. Рейтер хәбәр итүенчә, илнең башкаласы Либревильдә ату тавышлары ишетелгән.

Июль азагында Нигерда хәрбиләр ил президенты Мөхәммәд Базумны хакимияттән бәреп төшерүен белдергән иде. Foreign Policy язуынча, Гана һәм Сенегалда да фетнә булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100