Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африкадан килгән сөяркәсе белән Казанда яшәгән хатынның элеккеге ире Илнур бала даулый

news_top_970_100
Африкадан килгән сөяркәсе белән Казанда яшәгән хатынның элеккеге ире Илнур бала даулый
Фото: "Беренче канал"дагы видеодан скриншот

Россиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин, «Беренче канал»да күрсәтелгән «Мужское/Женское» тапшыруында яңгыраган хәлләрне – Казандагы бер сабыйга бәйле барлык фактларны тикшерергә кушты.

4 сентябрь көнне эфирга чыккан тапшыруда 29 яшьлек африканлы Иссуфе Камара турында сүз барды. Ул соңгы айларда үзенең улы белән күрешә алмавы турында сөйли.

Иссуфе Камара берничә ел элек Казан федераль университетында укып чыккан, ә шунда укыганда, ул күп балалы ана Юлия Алишеваны очраткан. Алар бергә яши башлаганнар. Май аенда Юлия «күкрәк рагы» диагнозы белән вафат була. Баланы тәрбияләү хокукын Юлиянең элекке ире Илнар Алишевка бирәләр. Судның мондый карар чыгаруының сәбәбе – Юлиянең элекке иреннән рәсми рәвештә аерылышуларына 300 көн дә тулмаган була, шуңа күрә бала документларда Алишев исеменә теркәлгән. Алишев опека органнары ярдәмендә Камараны Юлия фатирыннан чыгарып җибәргән һәм балаларны үзенә алган. Камараның документлары тәртиптә булмау сәбәпле, аны депортацияләргә телиләр, ул хәтта Түбән Камада «спецприемник»ка да җибәрелә. Соңыннан суд бу карарны үзгәртә, әмма бала барыбер элекке ирендә кала.

Камара әйтүенчә, бу бала – аныкы, ул, дәлил итеп, социаль челтәрләрдә бергә төшкән фотоларын, рактан дәвалану өчен акча җыюы турында хәбәрләр калдыруын әйтә.

Хәзерге вакытта Иссуфе үзенең баланың биологик әтисе булуын исбат итәргә тели, ләкин Илнарны улы белән күрештермәүдә гаепли. Камара үзен малайның чын атасы дип саный һәм Илнарны баланы тиешенчә тәрбияләмәүдә, акча алу өчен генә үзендә тотуда гаепли.

Илнар исән Иссуфеның үзен гаепли. Ул, баланы тиешенчә тәрбиялим, дип әйтә. Аның фикеренчә, Иссуфе Камара бала белән күрешүне, аны чыннан да тәрбияләүне теләми, бала аңа гражданлык алу өчен генә кирәк, ди ул. Ул африканлыны «альфонс» булуда гаепли.

Хәзерге вакытта Татарстан Югары судында әлеге бәхәскә бәйле тыңлаулар дәвам итә. Камараның төп максаты – үзенең биологик ата булуын раслап, баласын кайтару һәм депортация карарын гамәлдән чыгару. Ул мәхкәмәдә бу фактларны исбатлау өчен тырыша.

Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липскийдан бу очракны җентекләп тикшерүне һәм нәтиҗәләр буенча тулы хисап бирүне йөкләмә итеп куйды.

Юлия «химия» ясатканнан соң

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100