Африка үрмәкүченә татар апасы Манзума исемен биргән галимә: «Әнигә 70 яшенә бүләк иде»
Россия Фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Хайваннар экологиясе һәм систематикасы институты (Новосибирск) өлкән фәнни хезмәткәре Галина Азаркина Африкада үрмәкүчләрнең яңа төркемен таба һәм аларга әнисе – татар апасы Манзума исемен бирә. Галимә «Интертат»ка яңа үрмәкүчләр һәм әнисе турында сөйләде.
- Галина Николаевна Азаркина 1978 елда Барнаулда туа, Алтай дәүләт университетының биология факультетын (Барнаул шәһәре) һәм Россия Фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Хайваннар экологиясе һәм систематикасы институтында аспирантура (Себер Зоология музее, Новосибирск шәһәре) тәмамлый. Үрмәкүч-чабышкыларны (Aelurillus токымы) өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый. Бельгиядә, Үзәк Африканың Король музеенда (Тервюрен шәһәре) постдок үтә. Новосибирск шәһәрендә Хайваннар экологиясе һәм систематикасы институтында эшли. Умырткасыз хайваннар – үрмәкүчләрне систематикалау белән шөгыльләнә.
«Манзума – минем әниемнең исеме генә түгел...»
– Галина Николаевна, галим өчен мондый ачыш – зур бәхеттер инде. Бу хакта тулырак сөйләгез әле?
– Галимнәр көн саен диярлек яңа төр (вид) ача, ә менә яңа төркемнәр (род) – сирәгрәк күренеш. Безнең планетада әле бик күп өйрәнелмәгән тере организмнар бар. Мин Африка музеенда (Үзәк Африкадагы Король музее – иск.) һәм Бельгиядә эшләгәндә, аңлаешсыз экземплярлар таптым. Моңа кадәр миңа өлкән коллегаларым-сальтицидчылар (чабышкы-үрмәкүч – сальтицид белән шөгыльләнүчеләр) бу, мөгаен, яңа төркемдер, дип әйткәннәр иде инде. Бу үрмәкүчләрнең кайбер төрләре башка төркемнәргә керә дип тасвирланган. Мин диссертациямне язган Элуриллюс (Aelurillus) төркемендә. Ләкин алар Элуриллуслардан аерыла. Һәм мин тирәнрәк «чокый» башладым. Ахыр чиктә бу – тасвирлауга лаек аерым төркем, дигән фикергә килдем. Аннары Көньяк Африкада экспедициядә булып кайттым, материаллар җыйдым, өстәмә коллекцияләрне карап чыктым һәм, бу – яңа төркем, дигән нәтиҗәгә килдем!
Бу төркем үрмәкүчләрнең типик төре Эфиопиядә яши. Минем әниемнең исеме Манзума. Эфиопиядә таралган мөселман шигърият стильләренең берсе дә шулай ук атала. Шуңа күрә мин бу исемне бирергә булдым.
– Манзума үрмәкүчләре Эфиопиядә яшиме?
– Бу төркемнәрнең хәзер 7 төре билгеле. Алар Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк Африкада очрый. Төрләрнең берсе Йәмәндә яши, ул географик яктан – Азиягә, әмма анда яшәүче хайваннар буенча (зоогеографик яктан) Африкага карый.
– Безнең ише гади кешеләр өчен аларның аерым үзенчәлекләрен тасвирлый аласызмы? Бу үрмәкүчләр кайсы ягы белән игътибарга лаек?
– Бу өлкә белән таныш булмаганнар өчен бу – бик авыр булачак, чөнки Элуриллин подтрибы үрмәкүчләре (аңа 8 төркем керә) бер-берсенә бик охшаш. Алар вак, җыйнак, җирдә сикерешеп йөриләр. Чабышкы-үрмәкүчләр бик җитез, аларны тоту билгеле бер осталык таләп итә. Безнең илдә Элуриллюсларның 3-4 төре очрый.
Чабышкы-үрмәкүчләр Элуриллюс һәм Манзума тышкы яктан бер-берсенә охшаш, шуңа күрә аларны беренче карашка аеру авыр, мөмкин түгел диярлек. Тышкы яктан аермалы үзенчәлекләре юк. Алар копулятив аппарат төзелеше буенча аерыла. Гомумән, күп кенә үрмәкүч һәм умырткасыз хайваннар копулятив аппарат төзелеше буенча бүленә – ул аларның төп диагностик билгесе. Үрмәкүчләрнең якын токым төрләре дә бер-берсеннән копулятив аппарат төзелеше буенча аерыла.
– Хәзер аңлатыгыз инде – копулятив аппарат нәрсә ул?
Копулятив аппарат – ата үрмәкүчнең ана үрмәкүч белән копуляцияләшә торган нәрсә, ягъни үрчүдә катнаша торган аппарат.
Манзума үрмәкүчләр кечкенә, йөкле ана үрмәкүчләр 7-8 мм, шуннан да зур түгел, кечерәк тә булырга мөмкин. Кеше өчен куркыныч түгелләр. Вак бөҗәк һәм башка умырткасызлар өчен куркыныч алар. Үрмәкүчләр барысы да – ерткычлар.
«Ул минем әниемә бүләк иде»
– Әти-әниегез турында сөйләгез әле.
– Әнием –татар, әтием – мукшы. Әниемнең исеме Манзума. Әбием Мәрьям-Бану (Мәрьям Фәхри кызы) Татарстаннан, Олы Өшкәтә (русча атамасы - Шухата) авылыннан (Әтнә районы). Аларны, кулак дип, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр. Бабам – Мәүлет Миңнеәхмәт улы, әбием белән алар сугышта таныша, ә сугыштан соң Чиләбе өлкәсенә килеп урнашалар. Бабам күп сөйләшми иде, апамның аның Уфа татары булуын әйткәне бар. Ә кайдан икәнен төгәл әйтә алмыйм, кызганыч, мәгълүматлар югалган.
Ә сезнең Өшкәтәгә кайтканыгыз бармы?
– Кызганыч, минем Татарстанда да бер тапкыр да булганым юк, әмма бик тә Казанга барырга хыялланам.
Ә әниегезнең сезгә татар сүзләрен өйрәткәне, җырлар җырлаганы булмадымы?
(Галина Николаевна бу урында җырлап җибәрде):
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма! –
Бераз гына бу җырның сүзләрен беләм. Кызганыч, мин татарча бик начар беләм, без рус телендә аралаштык, бары тик ниндидер киң кулланылыштагы сүзләрне генә беләм: рәхмәт, сәлам... Татарча сөйләшә белмим.
– Сез үзегезне татар дип тә санамыйсызмы?
– Дөресен әйткәндә, мин күбрәк татар кызына охшаганмын да. Мине хәтта болгар коллегаларым да (болгар һәм татарларның ерак бабалары уртак) үзләренеке дип кабул итте.
Мин әнием ягына тарткан, бабама охшаганмын, шуңа күрә совет паспортымда да «татар» дип язылган идем. Ул вакытта әле милләтне яза иделәр. Минем барлык социаль челтәрләрдәге аккаунтларым һәм электрон адресым «Урмакуз» сүзе белән башлана – үземне кем дип санавым турындагы сезнең соравыгызга җавап бу.
Гафу итегез, Галина Николаевна, ә әти-әниегез исәннәрме?
– Әни – әйе. Әти инде исән түгел.
Ә сез аның исемен шушылай мәңгеләштерүне әниегез ничек бәяләде?
Көлде. «И-и, үрмәкүч, ярый соң, әйдә», – диде.
Үпкәләмәдеме?
– Юк, үпкәләмәде. Ул минем һәр башлангычымны гел хуплый иде, хәзер дә ярдәм итеп тора. Бу аңа туган көн бүләге иде... 70 яшенә бүләк итәргә теләдем, ләкин бераз гына өлгермәдем, 71 яшенә булды менә.
– Сез аңа бу үрмәкүчне сыйпап-тотып карарга мөмкинлек бирдегезме соң?
– Юк, үрмәкүчләр кечкенә, алар спиртта, ләкин, монографияне кулларына тотып карый алсын өчен, мин аңа мәкаләмне бастырып алып кайттым,
– Әти-әниегез кемнәр иде?
– Әнием Омск юл институтын тәмамлаган, аннары Барнаулга күченеп фәнни-тикшеренү институтында эшләде, юллар проектлады. Барнаулда әтием белән таныша, өйләнешәләр, һәм соңрак апам белән без туганбыз. Барнаулда укыганнан соң мин Новосибирскига китеп, аспирантурага укырга кердем – аны тәмамлагач, шунда ук эшкә дә калдым.
Әни бик кызыксынучан кеше иде, студент чагында туризм, альпинизм белән шөгыльләнгән. Алар әтием белән дә нәкъ менә Салаирдагы бер авылда Яңа ел каршылаганда таныша. 20 ел узгач, мин дә шул ук өйдә дусларым белән Яңа ел каршыладым, әмма ул вакытта әти-әниемнең анда танышуын белми идем әле. Өйгә кайтып сөйләгәч кенә, алар миңа үзләренең дә шунда танышканнарын әйттеләр!
«Манзума – Президентның түгел, минем әниемнең исеме»
– Үзегезнең бу табышыгызны ничек бәяләдегез?
– Бу – минем эшемнең тагын бер этабы. Мин – систематик, ягъни яңа таксоннар, яңа төркем, яңа төрләрне ачыклап язам. Бурычларыбызның берсе – планетабызның төрлелеген танып белү. Беләсездер инде, хәзер урманнар юк ителә, бигрәк тә тропик урманнар, шуңа төрләрне мөмкин кадәр тизрәк тасвирларга тырышабыз, алар үзләре һәм яшәү урыннары юкка чыкканчы ашыгабыз. Төр тасвирлау – ул гадәти эш, ә төркем тасвирлау – бу инде галим-систематик өчен зур адым.
– Сез чабышкы-үрмәкүчләр буенча кандидатлык диссертациясе яклагансыз. Яңа табыш сезгә докторлык якларга мөмкинлек бирәме?
– Сез минем авырткан җиремә бастыгыз. Әйе, мин инде аны берничә ел язарга тырышам, әмма көндәлек эшләр башланганны тәмамларга мөмкинлек бирми. Кайчан да булса яклармын дип өметләнәм. Һәм нәкъ менә шушы үрмәкүчләр, элуриллиннар буенча.
– Ә яңа төрләргә, төркемнәргә исемне ничек бирәләр? Нинди кагыйдәләре бар? Беренче ачыш ясаучы теләсә нинди исем бирә аламы?
– Исемнәрне без үзебез бирәбез – ул ачыш ясаучының намусында. Безнең эшчәнлекне Халыкара зоологик номенклатура кодексы катгый көйли, без, систематиклар, аңа иярәбез. Төркемнәрне үз исемебез белән атый алмыйбыз, һәм бу исем бүтән беркайда да кулланылмавын күзәтәбез. Әниемнең исеме «Манзума» беркайда да кулланылмаган, шуңа күрә мин аны бирә һәм төркемне аның исеме белән атый алдым.
– Ә башка галимнәр каршы килергә мөмкинме?
– Әйе, әлбәттә. Мәкалә, гадәттә, рецензияләүнең берничә этабын уза, ягъни без әзер текст һәм иллюстрацияләрне журналга җибәрәбез, редактор тикшерә һәм, бар да дөрес булса, рецензентларга җибәрә. Алар исә инде исемнәр буенча, латин кушымчалары буенча карыйлар, ә аннары инде, әгәр исем туры килә икән, уңай рецензия язалар. Гадәттә, галимнәр яраклы исемнәр кулланырга тырыша.
– Сезнең белән килеп чыккан кызык хәл турында сөйләгән идегез...
– Әйе, кызык очрак килеп чыкты. Көньяк Африкада узган конференциядә коллегаларым «Манзума» атамасын ишеткәч, шикләнеп калдылар. Ул вакытта аларда президент вазифасында Джейкоб Зума иде, һәм ул аларда бик популяр сәясәтче булмаган. Алар «Манзума» атамасын «Man Zuma» дигән сүз дип уйлаганнар, ягъни инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «Зума кешесе» булып чыга. Алар миннән: «Ә син үрмәкүчләрне Джейкоб Зума хөрмәтенә атамадыңмы?» – дип сорады. Мин: «Юк, бу – минем әнием хөрмәтенә», – дип җавап бирдем. Аңлатырга туры килде, көлештек.
– Хезмәттәшләрегез ничек бәяләде? Башка каршылыклар булмадымы?
– Юк, киресенчә, хезмәттәшләрем: «Шәп!» – диде. Беренчедән, әнием хөрмәтенә атаган өчен, икенчедән, ул – шигърият стиле атамасы да.
– Әгәр тагын бер үрмәкүч тапсагыз, кемнең исемен кушачаксыз?
– Һай, белсәгез, әле тасвирланмаган ничәмә-ничә яңа төр һәм төркем бар минем! Исемнәр бик күп, хәзер генә алып әйтә дә алмыйм. Ботсванадагы яңа төркем турында мәкалә әзерлим, мин аны шулай Ботсвана дип кенә атаячакмын да.
– Ә сезнең үрмәкүчне ерак ватаныгыз – Шухата авылы хөрмәтенә атыйсыгыз килмиме? Ә Татарстан хөрмәтенә?
– Гадәттә, ниндидер географик урын хөрмәтенә аталса, димәк, бу төр анда яши, дигәнне аңлата. Әгәр миңа Татарстанда һәм Шухатада булырга туры килеп, мин анда яңа төр тапсам (яки хезмәттәшләрем аннан материал җибәрсә), әйе, мин бик сөенеп аны Tatarica яки Shukhatensis дип атаячакмын!
– Ә ничек уйлыйсыз, Россия территориясендә, әйтик, Новосибирск өлкәсендә, тикшерелмәгән үрмәкүчләр бармы әле?
– Әйе, әлбәттә. Без хезмәттәшем белән 2019 елда бүре үрмәкүчләренең яңа төркемен сурәтләдек. Бу төркемгә караган төрләр башка төркемдә тасвирланган. Шул төрләрнең берсенең ареалы кызыклы: Төньяк Казахстан, Новосибирск өлкәсенең көнбатышы, Кавказ, Урта Азиядәге берничә урын. Алар бик тозлы сулык ярларында гына очрый. Новосибирскида һәм өлкәдә яңа токымнар, бәлки, юктыр да, ә менә яңа төрләр яки элек билгеләнмәгән төрләр табылу бик мөмкин.
«Куркуым миңа тормышта ярдәм итте»
– Үрмәкүчләр – файдалы җан ияләрме?
Үрмәкүчләр файдалы, алар махсуслашмаган ерткычлар, ягъни алар бары тик, әйтик, үлән бете яки күбәләк корты, коңгызлар гына ауламый. Алар хәрәкәт иткән бөтен нәрсәне һәм тиешле зурлыктагы, ә кайвакыт үзләреннән берничә тапкыр зуррак булган бар нәрсәне ашый.
Мин чабышкы-үрмәкүчләр белән шөгыльләнәм, алар иң «интеллектуаль» үрмәкүч булып санала: үрмәкүчләр арасында аларда иң яхшы күрү сәләте, беренче чиратта, алар күрү аша ориентлаша, аларның «мәхәббәт аңлатулары» катлаулы тәртиптә. Алар үзләрен көзгедә күрә (күп үрмәкүчләр моны эшли алмый). Дөрес, әгәр ата үрмәкүч үзен көзгедә күрә икән, ул аны башка үрмәкүч дип уйлый һәм үзенең янаучан итеп тота башлый. Алар күбесенчә тропикларда таралган, ләкин бездә дә очрый. Мин күптән түгел генә Норильскидан кайттым, анда без көтмәгәндә чабышкыларның бер төрен таптык. Югыйсә, анда салкын, ләкин чабышкы-үрмәкүчләр анда да яши, дөрес, төрләре күп түгел.
– Сездә каян үрмәкүчләргә карата шул дәрәҗәдәге мәхәббәт уянды?
– Чынлыкта, мин алардан бик курка идем. Балачакта шундый бер хәл булды. Әти-әниләр белән ял көннәрендә еш кына урманга бара торган идек. Мин бик актив бала идем, куаклар аша үтеп, аланга чыктым һәм битем каршында чәчемнән асылынып төшкән бик зур әвернәле үрмәкүч күрдем. Минем котым очты, шуннан соң озак вакытка үрмәкүчләрдән куркып калдым.
Биология факультетында укый башлагач, җәйге практикадан соң миңа зоология кафедрасына күчәргә тәкъдим иттеләр, мин ризалаштым. Аннары: «Нәрсә белән шөгыльләнергә телисез?» – дип сорадылар. Минем группадашым үрмәкүчләр белән шөгыльләнә иде, мин: «Нигә әле алар белән шөгыльләнмәскә?» – уйладым. Мин алардан куркам – бу куркудан котылырга теләдем. Файдасы булды.
(Кызганыч, Манзума ханым хәзерге фотоларын урнаштыруыбызны теләмәде. Шуңа күрә Әтнә районы Шухата авылының ерак Барнаулда яшәүче кызының яшь чагындагы фотоларын гына куя алабыз).