Африка урталай ярыла? Кения башкаласы янында коточкыч зур ярык барлыкка килгән - видео
Җирдәге ярыкның видеоязмасы ютуб каналына урнаштырылган.
Җирдәге ярыкның озынлыгы берничә километр, тирәнлеге 15 метр, киңлеге 20 метр.
Ярылу нәтиҗәсендә юллар зыян күргән.National Geographic хәбәр итүенчә, бу Африканың ике материкка бүленү процессының башы булырга мөмкин. 50 миллион елдан соң континент шушы рәвешчә икегә бүленәчәк.
Бу мәгълүматны ничек кабул итәргәме, хөрмәтле укучылар? Мәгълүм бер мәзәкне искә төшерик.
Галим лекция укый. "5 миллиард елдан соң Кояш сүнә һәм Җирдә бөтен тереклек юкка чыгачак!"
- Гафу итегез, ничә елдан дип әйттегез? - дип сорый бер катнашучы.
- Биш миллиард елдан!
- Уф, өч миллиард дип ишеткәнмен дип, эчем жу итеп китте!!!