Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африка кызына өйләнгән Марат: «Кент миңа авызын турсайтып йөри…»

Пермь өлкәсе Седяш авылында туып-үскән Марат Дәүләевнең Африка кызы Кентка өйләнүе хакында күпләр ишетеп беләдер. Блогер Марат бу хакта үзе инстаграмда даими күрсәтеп, сөйләп тора иде, журналистларга да интервью биргәне булды.

news_top_970_100
Африка кызына өйләнгән Марат:  «Кент миңа авызын турсайтып йөри…»
Марат Давляевның Инстаграм битеннән

Тик яшьләр никах укытып ярты ел бергә яшәгәннән соң, Кентка төрле сәбәпләр аркасында үз иленә - Замбиягә кайтырга туры килә. Дин, милләт аермасы, ара ераклыгына да карамастан, моңа кадәр алар гел аралашып, бер-берсен сагынып яшәделәр. Марат Африкадан килгән видеоларны һәрвакыт инстачылар белән уртаклашты. “Тиздән мин дә Замбиягә, хатын янына очам», — дип әйтә килде.

Марат сүзендә торды. Бүген ул Африкада! Хәзер ул манго ашап, кара халыкның көнкүреше белән танышып, җылы кояш астында сторислар яздырып ята. Кентның гаиләсе аны бик яхшы каршы алган. «Гомумән, бөтен кеше шул хәтле итәгатьле, миңа монда бик рәхәт, тел белмәү генә комачаулый анысы. Алай да зарарлы түгел, аңлашырга була», — ди Марат.

Ниһаять, яшьләр бергә, диясе урынга… Тик менә шактый кыенлыклар, ерак юллар кичеп килгән Маратыбызны Кент кына тиешенчә каршы алмаган. «Кент бик нык үзгәргән. Ул элеккеге түгел. Миңа үпкәләп, авызын турсайтып йөри. Минем сторисларда аны бүтән күрмәссез, мөгаен», — дип сөйләде Марат.

Кызганыч, яшьләрнең аралары суынган. Марат үзе дә: «Мине жәлләмәгез, ялынып ята дип уйламагыз. Бу алай түгел. Ул Россиядә генә минем өчен шундый бердәнбер инде. Ә монда аның кебекләр күп», — дип уенын-чынын бергә куша. Алар Кентның туганнары белән гаилә җыены да ясаганнар. Барысы да яшьләрнең дуслашуларын тели икән. Тик алга таба ничек буласын беркем дә белми. Марат үзе дә, безнең мөнәсәбәтләргә нокта куелыр ахры, дип фаразлый гына.

Хатыны ирен ул теләгәнчә каршы алмаса да, Марат әлегә Африкада калачак, эш эзләп караячак, Кентның гаиләсенә көнкүрештә булышачак икән (бушка гына ашап, яшәп ятып булмый бит). Шулай ук блогер Африка тормышы, көнкүреше, нәрсә эшләүләре, нәрсә ашаулары, һава торышы, андагы короновирус вәзгыяте кебек кешелекне кызыксындырган һәр нәрсә белән бүлешеп торырга вәгъдә бирә.

Алга таба ни буласын күрербез. Марат белән Кентның аралары, бәлки, җылыныр, якташыбыз гомерлеккә Замбиядә калмагае әле… 

P. S. Кызганыч, соңгы сторисларында Марат Кент белән аралары тәгаен өзелүе турында хәбәр итте, миннән аның турында башка сорамагыз, диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100