Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Африка илләре президентлары Украинага тынычлык миссиясе белән бара

news_top_970_100
Африка илләре президентлары Украинага тынычлык миссиясе белән бара
Сирил Рамафоса

Африканың 3 иле – Көньяк Африка республикасы, Замбия һәм Комор утраулары президентлары Украинага тынычлык миссиясе белән килергә җыена, дип яза РИА Новости, Rzeczpospolita басмасына сылтама белән.

Көньяк Африка республикасы президенты Сирил Рамафоса җитәкчелегендәге делегация пәнҗешәмбе Варшавага килә, шуннан Киевка юнәлә, диелгән хәбәрдә. Бүген алар Польша президенты Анджей Дуда белән очраша, соңрак Киевта аларны Владимир Зеленский кабул итәчәк. 

Көньяк Африка республикасы, берничә Африка иле белән берлектә, тынычлык инициативасы белән чыккан иде. Моны Россия президенты Владимир Путин да хуплады, Украина президенты Владимир Зеленский да каршы булмады. Африка илләре президентлары үз планнарын Украинага да, Россиягә дә тәкъдим итәргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100