Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфлисунлы пирог рецепты

news_top_970_100
Әфлисунлы пирог рецепты
Владимир Васильев фотосы

Ачы камырдан, эченә әфлисунлы джем салып пешерелә торган йомшак пирог рецепты.

Камыр өчен кирәк: 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 180 грамм ак май, 7-11 граммлы пакеттагы коры чүпрә (яисә 30 грамм чи чүпрә), 2,5 стакан чамасы он.

Эчлек өчен кирәк: 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.

Җылы сөткә бер чәй кашыгы шикәр комы һәм чүпрә салып, күпертергә куярга. Башка савытта он өстенә ак майны угычтан уарга, аннары май һәм онны кул белән уып, таралып торган валчыклар рәвешенә китерергә. Шуннан соң, сөтле-чүпрәле катнашманы да өстәп, камыр басарга. Кабарсын өчен, камырны җылы урынга куярга.

Эчлек өчен 1 әфлисун җитәргә тиеш. Аны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарырга. Шуңа шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга.

Камыр кабаргач, икегә бүләргә һәм һәркайсын түгәрәкләп җәяргә. Пешерәсе табаның төбен майларга яки үсемлек мае сөртелгән кулинария кәгазе җәяргә. Камырның берсен табага җәеп, кырыйларын күтәртеп куярга. Аннары әфлисунлы катнашманы тигезләп салырга. Камырның кырыйларын бераз эчкә таба яткырырга һәм шул өлешенә йомырканың агын сыларга. Шуннан соң икенче камыр белән пирогның өстен капларга. Икесе тоташкан урынны калган камыр кисәкләре белән бизәргә була.

Соңыннан пирогның өстен чәнечке белән тишкәләп, йомырка сыларга. Пешерер алдыннан җылы урында бераз кабартырга киңәш ителә.

Әфлисунлы пирог 190-210 градуска кадәр кызган мичтә 25-30 минут тирәсе пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100