
Крыжовник кайнатмасын төрлечә ясарга була, шулай ук, үзенчәлекле тәм бирү өчен, әфлисун яки лимон да салырга мөмкин.
Әфлисунлы кайнатма өчен 1 кг крыжовник, 2 әфлисун, 1 кг шикәр комы кирәк.
Крыжовникны һәм әфлисунны кабыгы белән иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга. Шушы массага шикәр комы салып яхшылап болгатырга һәм 20 минут кайнатырга.

Фото: © Гөлүзә Василова
Крыжовник кайнатмасын шикәрсез ясаучылар да бар. Моның өчен 1 кг крыжовникны иттарткычтан чыгарырга һәм 2 сәгатькә савытта калдырырга, даими болгатып торырга. Берничә кашык бал салып болгатырга мөмкин. Аннары банкаларга тутырып куярга.