Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Афишада сез танырлык түгел»: Зәйнәб Фәрхетдинова афишаларын обой итеп куллана

Җырчының алты ел элек ясаткан 950 данә креатив афишасы тузан җыеп ята икән.

news_top_970_100
«Афишада сез танырлык түгел»: Зәйнәб Фәрхетдинова афишаларын обой итеп куллана
«Татар-Информ» архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең бракка чыгарылган, креатив дип санаган афишасы турында язган.

«Кайчандыр мин менә шундый афишалар ясаткан идем, матур, көтелмәгәнчәрәк булсын дип. Креатив карашлы фотограф таптым…

Администраторыбыз Ринат Хайбарович, шушы афишаны алып районнарга һәм шәhәрләргә концертларымны оештырырга китте. Бер мең данә алып китте, шул килеш 950сен кире күтәреп алып та кайтты. «Боларны бракка чыгардылар. Сине монда берсе дә танымый, нинди „бер күзле Зәйнәб“ бу дип әйтәләр», диде.

Яңа афишалар кирәк, монысы бармый, дип студиядә калдырды, 6 елдан бирле hаман шунда өелеп торалар. Карап тордым да буген обой өчен бик матур була икән дип, тузансыз җиргә алып куйдым.

Менә мин әйтәм «креатив», «яңа караш» дип карыйбыз, аңлап бетерерләр микән дип, уйлап тормаганмын. Үземә ошагач, халыкка да ошар дип уйлаган идем», — дип язган җырчы.

Инстачылар креатив афишаны ошаткан. Стенага элеп куярга теләк белдерүчеләр дә бар. Концертларда тамашачыларга өләшергә дә тәкъдим иткәннәр.

Җырчының күпчелек виртуаль дуслары афишада аны Илсөя Бәдретдиновага охшаткан, бары тик бер инстачы Айгөл Сагынбаева охшатуын язган.

«Афишада сез танырлык түгел», «Фотограф утларны дөрес куймаган», «Исем-фамилиягез язылса афишага, бара инде», «Бик ошады, үзгә афиша», «Серле таныш булмаган кыз» дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100