Татарстанның атказанган артисты Азат Абитов кызы белән төшкән «мимимишный» видео күрсәтте.
Анда нәни Сылу әтисенең күз кабакларын ал төскә буйый, чәченә заколка куйган, тырнакларын да буяган, әле иннек тә сөртеп куйды. Бәләкәч, үз эшеннән тәм табып, көлә.
– Әти, кара син!
– Буяламы соң, төсе бармы?
«Ай, Азат, син шундый матур. Кызың булгач шулай инде», – дип шаярта ире белән кызын видеога төшереп торучы Гөлсирин.
«Афишага фотосессия ясарга кирәк шулай», – дип шаярткан Алмаз Мирзаянов, аңа Гөлсирин «әйбәт фикер» дип җавап язган.
Комментарийларда Сылуның пөхтә бизәндерүен дә искәрткәннәр.