Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда шәфкать туташы: «Егетләрне БТР машиналарында аяксыз, кулсыз ташыйлар иде»

Әфганстанда 9 ел дәвамында барган сугыш хәрәкәтләрендә 53 меңнән артык кеше фронт госпитальләрендә яткан. Хәрби медикларның ул көннәре турында «Татар-информ»га Кабул госпиталенең элеккеге шәфкать туташы Гөлмира Бахарева сөйләде. Бу хәлләрне ул 24 декабрь – совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү уңаеннан искә төшерде.

news_top_970_100
Әфганстанда шәфкать туташы: «Егетләрне БТР машиналарында аяксыз, кулсыз ташыйлар иде»
Хирургия кабинеты шәфкать туташы Гөлмира Бахаревага үз теләге белән Әфганстанга эшкә киткәндә 22 яшь була.

Ташкенттан Кабулга

1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү 9 ел, 1 ай һәм 18 көнгә сузылыр дип, берәү дә уйламый. Шушы вакыт буе совет хәрби табиблары кыр госпитальләрендә ашыгыч ярдәм күрсәтте, дарулар бик чикле вакытларда да егетләргә булышты. Сугышчан хәрәкәтләрнең характерын исәпкә алып, алар тәҗрибә туплаган һәм хирургик дәвалау ысулларын камилләштергән, ә болар күп кенә солдатның гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән.

Яралыларны эвакуацияләү өчен транспорт-санитар төркемнәре булдырылды. Җәрәхәт алучыларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында вертолетлар белән ташыганнар. Моның өчен махсус җиһазландырылган Ми-8МТ вертолетларында махсус әзерлек узган экипаж очкан. Әфган сугышы елларында формалашкан тәҗрибә киләчәктә Чечен конфликтында уңышлы файдаланылды.

Хирургия кабинеты шәфкать туташы Гөлмира Бахаревага Әфганстанга үз теләге белән эшкә киткәндә 22 яшь була. Аны мондый карарга этәргән сәбәпләр турында ул кыска гына итеп сөйли.

«Миңа 22 яшь иде, ул вакытта яшьләрдә патриотизм бик каты көчле. Анда, Әфганстанда, безнең егетләр интернациональ бурычны үти, һәм аларга медицина ярдәме кирәк иде. Гаилә шартлары да минем карарыма тәэсир итте. Энем 13 яшендә – бик иртә вафат булды. Бу да үз ролен уйнагандыр. Мин армиягә эләгә дә алмаган энем өчен Ватанга бурычымны бирергә киттем», – дип сөйләде Гөлмира.

«Анда, Әфганстанда, безнең егетләр интернациональ бурычны үти, һәм аларга медицина ярдәме кирәк иде».

1985 елның көзендә шулай ул медиклар командасы белән Ташкентта озату пунктына эләгә. Аннан самолетта Кабулга китерәләр, аннары Кабулның хәрби госпиталенә җибәрәләр.

«Без 8.00 – 20.00 сәгатьләрдә һәм 20.00 – 8.00 сәгатькә кадәр сменалап дежур тордык. Гражданнар сырхауханәсеннән соң хәрби хастаханә эшенә шунда ук чуму психологик һәм физик яктан бик авыр. Көне-төне авырулар һәм яралыларны ташыдылар. Егетләрне сугыштан БТР машиналарында аяксыз, кулсыз алып киләләр иде», – дип искә ала Бахарева.

Яшь шәфкать туташы бигрәк тә төннәрен курка торган булган. Әгәр көндез ул хезмәттәшләренең ярдәмен тойса, төнге дежурствога аңа ярдәмгә савыга башлаган солдатларны гына билгели торган булганнар. Алар санитар ролен дә үтәгән һәм кабул итү урынында носилкаларда йоклаган. Әгәр яраланучыларны күп китерә башласалар, алар шунда ук «кәҗәләр» куеп, аларга носилкалар беркетә торган булган.

«Мин документлар җыярга, яралыларны кабул итәргә, система куярга тиеш идем, аннары табиб-неврологлар, травматологлар килә... Һәрберсенең хәрби дәрәҗәсе, тәҗрибәсе, үз характеры бар. Берсе кычкыра «Катетер бир!», икенчесе – «Монысын рентгенга, ә моны реанимациягә!» Мин алар арасында – тәгәрмәчтәге тиен кебек. Төнлә тыңлап утырасың. Каталка килә икән, димәк, реанимациядә кемдер үлгән, һәм аның мәетен моргка алып баралар. Барысын да сөйләп булмый инде», – ди Бахарева.

«Көне-төне авырулар һәм яралыларны ташыдылар».

Сугыш ярасы

Ярты ел госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, Гөлмира Ан-26М эвакуация самолетында шәфкать туташы урыны бушаганын белеп ала һәм шунда күчерүләрен сорый.

Ан-26М реанимация-хирургия ярдәме самолеты Әфганстанда актив кулланылган һәм кеше арасында «Скальпель» яки «Таблетка» дигән кушамат белән йөргән. Аның төп бурычы – Ташкентка Әфганстанның төрле аэродромнарыннан җитди яралыларны ташу була.

Ел ярым эшләү дәверендә Гөлмира экипаж белән Әфганстанның барлык аэродромнарында була. Көндез дә, төнлә дә очып китә торган булганнар, ә хезмәтнең соңгы елында күбесенчә төнлә генә очканнар. Моның үз сәбәпләре дә булган. 1986 елның көзендә АКШ моджахедларны вертолетлар һәм самолетларга каршы көрәшү өчен «Стингер» зенит-ракета комплекслары (ПЗРК) белән тәэмин итә башлый.

«Әфганстанга кем һәм ни өчен җибәрде, дигән сорау бездә тумады. Без үз бурычыбызны гына үтәдек».

«Бик күп бортларны бәреп төшерделәр, «каз»ларны котыртмас өчен, без төнлә оча идек. Бервакыт ерак ноктага –  Шиндандка очтык, һәм, Кабулга кайтканда, очучыларның кәефе кисәк үзгәрде. Ни өчен шулай тыныч утыруларын аңлый алмыйм. «Нәрсә булды?» – дип сорыйм алардан. Аннары бергә очкан табиб ялгыш әйтеп җибәрде, безгә ракета җибәргән булганнар икән, ә без очып китәргә өлгергәнбез. Самолет командиры миннән: «Берәр нәрсә булса, син парашют белән сикерерсеңме, әллә юкмы?» – дип вакыт-вакыт сорый иде. Ул безнең өчен борчылды, чөнки безнең беркайчан да парашют белән сикергән юк. Ләкин, Аллага шөкер, барысы да яхшы үтте. Исән-сау кайттык», –дип искә ала Гөлмира.

Аның сүзләренчә, экипаж янына еш кына җирле халык килә торган булган, ләкин аларны дәвалану түгел, ә керосин кызыксындырган. Әфган көнкүрешендә керосин – барлык төр сыек ягулыклардан иң таралганы. Мич тә ягып була, электр генераторын да эшләтеп җибәрергә мөмкин. Шуның өчен аны теләсә нинди ысул белән табарга тырышканнар.

Экипаж янына еш кына җирле халык килә торган булган.

Гөлмирә Әфганстаннан өлкән сержант хәрби дәрәҗәсендә кайта. Бер атнага шифаханәгә тернәкләнү узу өчен китә. 21 көн эчендә күпмедер тернәкләнә.

«Миндә ниндидер «әфган синдромы» булды, дип әйтә алмыймдыр. Билгеле бер эзе барыбер кала. Һәм аны бернәрсә белән бетереп булмый. Ул – яра эзе. Ул бар һәм бар. Ул һәрвакыт синең белән», – дип, җилкәләрен кагып ала Гөлмира.

Шифаханәдән соң элеккеге эш урынына – сырхауханәгә өлкән шәфкать туташы вазифасына кайта. Озакламый мондый стаж һәм тәҗрибә белән һөнәрдә алга таба да үсәргә кирәген аңлый. Казан медицина институтына укырга керү өчен документлар әзерли. Беренче тапкыр үзенең Әфганстанда хезмәт итүен раслый торган бернинди документларын да күрсәтми, гәрчә алар укырга кергәндә билгеле ташламалар бирсә дә. Бөтен кеше белән бертигез дәрәҗәдә укырга кермәкче була. «Конкурс зур булды, мин баллар буенча узмадым һәм, киләсе елга документлар тапшырганда, мин үземә тиешле ташламаларны күрсәттем һәм кичке бүлеккә укырга кердем», – дип сөйли Гөлмира.

Ике ел сугыш шартларында эшләү дәверендә Гөлмира Бахарева 530дан артык хәрби очышта катнашкан.

Сугыш һәм бурыч турында

Әфган конфликты вакыйгалары 33 ел элек тарихта калса да, бу игълан ителмәгән сугышта совет гаскәрләренең роле турында бәхәсләр әлегә кадәр бетми. Бөтен фаҗигаләргә һәм югалтуларга карамастан, Әфганстанда хезмәт иткән кешеләрнең фидакарьлеге, интернационализмы, хәрби һәм һөнәри бурычларына тугрылыгы яңадан каралмый. Алар арасында хәрби табиблар да бар.

Ике ел сугыш шартларында эшләү дәверендә Гөлмира Бахарева 530дан артык хәрби очышта катнашкан. «Хәрби казанышлары өчен» һәм «Рәхмәтле әфган халкыннан» медальләре, шулай ук «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 25 ел» истәлекле медальләре белән бүләкләнгән.

Гөлмира Әфганстандагы хезмәте турында беркемгә дә сөйләми диярлек, хәтта үзе эшләгән хастаханә коллективында да. Хәзер Гөлмира ханым – Казанның 18нче шәһәр хастаханәсе бүлекчәсе мөдире. «Бу – минем шәхси эшем. Мин Әфганстанда хезмәт иттем, дип кычкырып йөрү – минемчә түгел», – ди ул.

Ул искәрткәнчә, 1979 елда Әфганстан Советлар Союзы белән чиктәш булган, һәм Совет хәрбиләре үз иленең чикләрен кораллы көчләрдән һәм наркотрафиктан саклаган.

Ләкин ул «Әфганстанга барырга» дигән карарында беркайчан да шикләнмәгән. Ул сугышның аның фикеренчә нинди булуы аны борчымый.

«Әфганстанга кем һәм ни өчен җибәрде, дигән сорау бездә тумады. Без үз бурычыбызны гына үтәдек», – дип саный Гөлмира. Ул искәрткәнчә, 1979 елда Әфганстан Советлар Союзы белән чиктәш булган, һәм Совет хәрбиләре үз иленең чикләрен кораллы көчләрдән һәм наркотрафиктан саклаган. Урта Азия Республикасы гаскәрләрен чыгарганнан соң җинаятьләр саны арту очраклы түгел, алар наркотиклар контрабандасы белән бәйле иде, 90нчы елларда ул көчәйде.

Гөлмирә Бахарева, бүгенге көндә Әфганстан конфликты сәбәпләрен ачыкларга тырышырга һәм тарихны яңадан язарга маташырга кирәкми, дип саный. Иң мөһиме – аннан сабак алу.

Гөлмира Бахарева фотолары

Дмитрий Киселев

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100