Әфганстанның Кунар провинциясендәге мәктәптә шартлау булган. Бу хакта җирле матбугат чараларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Шартлау Мәскәү вакыты белән 8:30 сәгатьтә булган. 7 кеше һәлак, 97 кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә алып киткәннәр.
Шартлауның сәбәбе тау эшләре өчен кулланыла торган матдә булырга мөмкин дип хәбәр ителә. Ул мәктәп янындагы бер йортта булган.