Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфган сугышы вакытында хәбәрсез югалган Равил Сәйфетдинов утырган төрмәне тапканнар

news_top_970_100
Әфган сугышы вакытында хәбәрсез югалган Равил Сәйфетдинов утырган төрмәне тапканнар

Татарстан вәкилләре Әфганстанның Панджшер провинциясендәге Барак торак пункты янында СССР гаскәрләренә каршы көрәш алып барган кыр командиры Әхмәд Шаһ Масудның төрмәсен тапканнар. Монда әсирлеккә алынган совет солдатлары һәм Әфганстан Демократик Республикасы сугышчылары тотылган.

Әлеге төрмәдән совет солдатларын Пакистанга җибәргәннәр, аларны акчага яки әсирлектә булган үз сугышчыларына алыштырганнар. «Җирле халык сүзләренчә, бу төрмәдә 100дән артык хәрби әсир булган. Совет солдатлары төрмәне юк иткән. Ә аңа кадәр, Әхмәд Шаһ Масуд боерыгы буенча, тоткыннарны камералардан алып чыгып атып үтергәннәр. Аларның калдыклары шунда ук. Бу мәгълүматны безгә Россия Федерациясе Президенты каршындагы хәрби әсирләр һәм хәбәрсез югалганнар буенча ведомствоара комиссия әгъзасы Александр Лаврентьев раслады», – дип сөйләде Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Рөстәм Хәбибуллин.

Бу төрмә аша үткән совет солдатларының берсе – Әфганстанда хезмәт иткән һәм 1982 елның 14 декабрендә сугыш вакытында хәбәрсез югалган татар егете Равил Сәйфетдинов (Пермь краеның Олы Сарс авылыннан) булуын ачыклаганнар.

Аны Пакистанның Бадабер төрмәсенә җибәргәннәр. Халыкара Кызыл крест комитеты вәкилләре белән очрашу вакытында, Равил Сәйфетдинов Франциягә китәргә дип үтенеч хаты язган. Ләкин ул китә алмаган.

Хәзер Татарстан җәмәгатьчеләре ике вариантны карый: Равил Сәйфетдинов Пакистанның ерак бер авылында яшәп калырга яки Бадабер тоткыннары фетнәсе вакытында һәлак булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100