Әфган татарлары Кабулдагы урамга Рөстәм Миңнеханов исемен бирү тәкъдимен хуплады
Әфганстан татарлары советы Россия эшлекле үзәгенең Әфганстан башкаласы Кабулдагы урамга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исемен бирү идеясен хуплады. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналы яза.
Община лидеры Забихулло Надери Татар бу инициативаны Татарстан һәм Әфганстан арасындагы элемтәләр ныгу белән бәйли. Аның сүзләренчә, Россия эшлекле үзәге ярдәмендә уртак эшлекле һәм гуманитар проектлар тормышка ашырыла. Надери бу идеяне хуплаучыларны онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырган.