Әфганстаннан Сидик Афган математик формулалар ярдәмендә дөньядагы күренешләрне фаразлавын әйтә. Аны НТВ каналына да чакырдылар инде. Ул күрәзә ысулы белән түгел, ә нәкъ менә математика ярдәмендә ни буласын алдан әйтәм, ди.
Сидик Афган коронавирус буласын да, аның кайчан бетәсен дә әйткән, имеш.
Бу – күрәзә юлларын пропагандалау түгел, НТВ каналы күрсәткәч, без дә язарга булдык, әгәр дә инде бу фаразлар чынга ашмаса, алга таба бу кешегә ышаныргамы-юкмы икәнен үзегез хәл итәрсез.
2023 елның февраль аендагы чыгышында Сидик Афган, елның иң мөһим датасы – 17 июль, дип әйткән иде. 17 июльдә Кырым күперенә һөҗүм булды һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, «Ашлык килешүе» озайтылмады, конфликтны сөйләшүләр белән хәл итү ихтималы ерагайды.
Сидик Афганның алдагы елларга фаразлары белән танышып карагыз.
2055 елга кадәр атом-төш сугышы булмаячак. 2023-2024 елда «Интернет сугышы» дәвам итәчәк.
2024 ел Россия язмышын ачыклардай ел булачак. 2024 елда Россиядә яңа харизматик лидер барлыкка киләчәк, аның исеме киң катлау халыкка әлегә билгеле түгел.
Сидик Афган «Путинны саклагыз» дигән, аның фикеренчә, Россия президенты срогы чыкканчы ук дәүләт эшләреннән читләшергә мөмкин.
Украина белән тынычлык 2025 елның 1 декабренә урнашачак. Россия җиңәчәк.
2025 елда Россия, элекке СССР җирләрендә «Икенче СССР» барлыкка киләчәк. Россия бик нык авторитар илгә әйләнә.
2025 елга Россия белән АКШның мөнәсәбәтләре җайлана. 2025 елда АКШ бөек держава статусын югалта, 2027 елда держава булудан туктый.
2030 елга Россия зур үсеш алачак.
Европа берлеге 2027-2032 еллар арасында таралырга мөмкин.