Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Афәрин, котлыйбыз!» – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлардан сөенечле яңалык

news_top_970_100
«Афәрин, котлыйбыз!» – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлардан сөенечле яңалык
Рамил Гали

Шушы көннәрдә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга белән уртаклашканнар. Ниһаять, иҗади гаилә үз куышларын булдырган! Бу турыда Гөлназ социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Безнең гаиләбезгә 8 ел һәм шушы гомер эчендә бу – безнең уртак «оя»быз.

Без тырыштык һәм хәзер дә тырышабыз! Безнең икебезнең дә әтиләребез дә, бай «связь»ләребез дә юк. Икебезнең дә балаларны карашучы һәм әзрәк матди яктан ярдәм итүче әниләребез генә. Авыр вакытларда булышучы тугры дусларыбыз бар. Без аларга һәрчак рәхмәтле.

Иң мөһиме, сәламәтлек булсын. Җиһазларсыз, ишекләрсез, гарнитурсыз булуы шуның гына хәтле, аның каравы – үзебезнеке! Уза торган хәлләр, барысы да булыр әле, Алла боерса», – дип язган Гөлназ.

«Игелекле фатир булсын. Киләчәктә тагын да киңәергә язсын», «Иманлы, куанычлы, бәхетле нигез булсын», «Афәрин, котлыйбыз!», «Бәхетле, бәрәкәтле, тыныч булсын өегез», – дип җылы теләкләрен җиткергәннәр Гөлназның виртуаль дуслары.

«Бик матур булган!», «Сезнең өчен шатланып торам, балакайлар! Нык тырышасыз», «Сез шундый энергияле, яшь... Сезнең барысы да алда әле», «Бал кортлары кебек бик эшчән бит сез. Иң мөһиме сәламәт булыгыз, калганы табылыр», – дип язучылар да бар.

Шәрипҗәновлар гаиләсен без дә ихлас котлыйбыз, барлык матур изге теләкләргә кушылабыз.

Фото: Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100