Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Афәрин, татарның Галкины»: Данир Сабиров Тукай шигырен Рөстәм Миңнеханов булып укыды

Пародия һәм юмор остасы Данир Сабиров «Кунак Бит Шоу» тапшыруында Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен үзе сәхнәдә күрсәткән танылган кешеләр булып укыган.

news_top_970_100
«Афәрин, татарның Галкины»: Данир Сабиров Тукай шигырен Рөстәм Миңнеханов булып укыды
Александр Эшкинин

«Гаеп итмәссез, шартлар буенча мин „Туган авыл“ шигырен төрле образларга кереп укырга тиеш идем. Нәрсә барып чыкканын видеода күрә аласыз», — дип язган ул. Айдар Галимов, Бәширә Нәсыйрова, Елена Малышева, Дмитрий Нагиев, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Миңнеханов булырга туры килә аңа.

Инстачылар Данирның талантына сокланганнар.

«Ну, талант инде үзең», — дип язган Ләйлә Дәүләтова.

Әбри Хәбриев, Газинур Фәйзуллин, Марат Мухин да смайллар тезгәннәр.

«Искиткеч! Бомба!», «Уңышлар сиңа!», «Үтердең, ята-ята көлдем», «Салаватны һәм Рөстәм Миңнехановны шәп күрсәтәсең», «Афәрин, татарның Галкины», — дип яза инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100