Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышканнан соң Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның балалары кем белән калган?

news_top_970_100
Аерылышканнан соң Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның балалары кем белән калган?
социаль челтәрләр

Шушы көннәрдә җырчы Ләйлә Галиева тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аралары өзелү турында хәбәр иткән иде. Иҗади парның юллары 15 ел бергә гомер кичергәннән соң аерылган.

«Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык. Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк», – дип язды ул социаль челтәрләрдә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ләйлә Галиева аерылышуларыннан вакыйга ясамады, аны үз файдасына кулланмады.

Халык Ләйләнең бу посты янында бик күп комментарийлар калдыра. Әлбәттә инде, барысының да әлеге матур гаиләнең таркалу сәбәпләрен беләселәре килә. Ләйлә белән Рөстәм 2 кыз тәрбиялиләр. Җырчының тамашачысын балаларның киләчәге, аларның алга таба кем янәшәсендә үсәчәге дә борчый.

Ләйлә әлегә язылучыларының сорауларына җавап бирми. Шуңа: «Балалар кем белән калды? Әти-әниләренең бу карарын ничек кабул иткәннәр икән?» – дигән сорауга Ләйлә белән Рөстәмнең олы кызы Риана үзе җавап кайтарырга булган. Аның сүзләренчә, кызлар икесе дә әниләре янәшәсендә калуны сайлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100