Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышырга җыенган хатынына ире 300 мең сумга 3001 роза бүләк иткән

news_top_970_100
Аерылышырга җыенган хатынына ире 300 мең сумга 3001 роза бүләк иткән
Евгения Костинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ульяновскида яшәүче Сергей Костин аерылышырга җыенган хатыны Евгенияга 300 мең сумлык роза бәйләме алган. Бу хакта Евгения социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Сергей 3001 роза белән йорт ишегалдына келәм «ясаган». Шулай итеп, ир-ат 16 ел бергә яшәгәннән соң аерылышуга биргән хатыныннан гафу үтенгән.

Иреннән шундый бүләк алган ханым видео белән дә уртаклашкан. «Үзегезне яратырга онытмагыз. Үз гомеремдә бу кадәр роза бүләк иткәннәре юк иде», – дип тә язган ул.

«Аерылышу процессы башланганнан бирле, өйдә – гел чәчәкләр һәм бүләкләр. Күршеләр аерылышырга җыену хакында белми дә, алар «искиткеч пар» дип безгә соклана. Элек ул, әгәр ир-ат хатынына игътибар күрсәтә, чәчәкләр бүләк итә икән, димәк, «подкаблучник» дип уйлый иде», – дигән хатыны.

Евгения белән Сергей Костиннарның 3 баласы бар.

Күрәсең, ир-ат 16 еллык «гаебен юарга» теләгән. Социаль челтәрләрдә ир-атны аклаучылар табылмаган.

«Кирәк бит, 300 мең сумлык гаепле булырга. Башың эшләп бетермәсә, аягыңа көч килә инде»;

«Акчасын кая куярга белми. Тир түгеп эшләгән акчаны алай «җилгә очырып» булмый»;

«Бала-чага, мәхәббәтне сатып алып булмый. Акча булганда арендага алсаң гына инде»;

«Түбәнсетергә һәм түбәнсенергә дә кирәкми»;

«Өч көндә шиңә торган чәчәк өчен шулкадәр акча түгәргә кирәкме?» – кебек комментарийлар калдырганнар.

«Ахыры ничек бетте икән? Аерылдылармы икән?», «Ә бәлки, ул чәчәкне шатлыктан алгандыр?» дип кызыксынучылар да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100