Клиник психолог Дарья Сальникова кешегә аерылышуны һәм ялгызлыкны кичерергә ярдәм итә торган факторларны атады. Иң беренче чиратта, болар – якын кешеләр.
«Әгәр кеше тирәсендә якын дус кызлары яки дуслары бар икән, ул бу хәлдә үзен иминрәк хис итә. Ягъни аралашып торган кешеләргә шалтыратырга кирәк. Бу вакытта социаль мохит мөһим роль уйный», – дигән ул «Радио 1» белән әңгәмәсендә.
Моннан тыш, Сальникова озак еллар бергә яшәгән кеше белән мөнәсәбәтләр өзелүне кичерергә яңа шөгыльнең дә ярдәм итүен әйтте.
«Мине 60 яшьтә дә яңа әйберләр белән шөгыльләнергә тырышкан кешеләр сокландыра. Барлык максатларга ирешелгән, кризислар артта калган, балалар үсеп җиткән. Нәкъ менә шул вакытта күптәннән кичектереп килгән нәрсәләрне сынап карау мөмкинлеге туа. Еш кына бу яшьтә кешеләрнең яңа мавыгулары барлыкка килә: моңа кадәр кыяр, помидор утыртмаган кеше балконында яшелчә үстереп карарга тели. Кешеләр бәйләм түгәрәкләренә, фәлсәфә һәм әдәбият белән шөгыльләнүче түгәрәкләргә йөри башлый, сәнгатькә кызыксыну уяна», – дип аңлатты психолог.