Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аерылышудан соң тормыш туктап калмый икән...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Әлфирә белән Рәфил 25 ел бергә яшәде. Һәм менә көтмәгәндә аерылышу... Шул гомер бергә яшәгән кешеләр ничек аерылыша ала соң? Ә балалар?

...Әлфирә булачак ире Рәфил белән студент вакытында танышты. Ул башкалага институтка укырга керергә дип, кечкенә шәһәрдән килде. Имтиханнарын тапшыргач, дус кызы белән шәһәр үзәгендәге паркта йөрергә киттеләр. Шунда эскәмиядә берничә егет гитарада уйнап утыра иде. Ә Әлфирә гитарада уйнаганнарын тыңларга да, гитарага кушылып җырларга да бик ярата. Алар егетләрне тыңларга дип туктады. Менә шунда Рәфил танышты да аның белән.

Очрашып йөри башладылар. Әлфирә читтән торып укыды. Башкалага сессия вакытында гына килеп йөрде. Ә калган вакытта Рәфил белән хат языштылар. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк иде әле.

Ара ераклыгы киртә булмады, яшьләрнең мәхәббәте ныгыды гына. Бер елдан соң өйләнештеләр. Фатир яллап яшәделәр. Әлфирә укыды да, эшләде дә. Авыру әнисен карарга да өлгерде. Озак кына бала таба алмадылар. Бары тик җиде елдан соң гына беренче кызлары Гөлназ туды.

Аерылышу – Әлфирә өчен коточкыч куркыныч сүз. Дөнья бетүгә тиң. Ире белән 25 ел яшәп, аның да тормышында мондый мизгелләр булыр дип уйлап та карамады бит ул.

Юк, Әлфирә аерылышкан гаиләләрне белә иде анысы һәм алар аңа әллә ни бәхетсез булып тоелмый иде.

Ире Рәфилне яратты ул. Озын буйлы, чибәр ир-ат. Рәфил өчен гаиләсе бар нәрсәдән дә өстен булды. Гел пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп кенә яшәмәделәр инде, Әлфирә һәрвакыт эштә, ә йорт Рәфил карамагында булды.

Күптән түгел генә Рәфилнең энесе, өч баласын калдырып, гаиләсен ташлап чыгып китте. Менә шул вакытта Әлфирәнең йөрәге тетрәп куйды, ә бәлки, аның Рәфиленең дә читтә кемедер булса?

«Чәче агарып беткән, гаиләсен ташлап китә. Урта яшьләр кризисыдыр инде...» – диде Әлфирә, кичке аш ашаганда.

Ире Рәфил берни дәшми генә ашады, әмма Әлфирәнең аны сөйләштерәсе, телен ачасы килде.

«Нишләп дәшмисең? Энеңне яклыйсыңмы? Ул өч баласын ташлап китә бит...» – дип чәпчеде Әлфирә.

«Тынычлан әле, Әлфирә. Балаларын ташламый ул. Аерылышалар икән, димәк сәбәбе бар», – диде дә Рәфил, тәлинкәсен читкәрәк этеп куйды.

Әмма иренең бу сүзләренә карап кына, Әлфирә тынычланмады. Киресенчә, ирен тагын да ныграк тикшерә, күзәтә башлады. Хатынының минут саен шалтыратып торуы Рәфилнең ачуын чыгара башлады. Элек Әлфирә бер дә көнләшми иде бит. Ә хәзер Рәфилгә кем генә шалтыратса да, колагын шомрайтырга гына тора. Һәм Рәфил, үзе дә сизмәстән, хатыныннан читләшә башлады.

Ул җәйдә кызлары Мәскәү институтына укырга керде. Әлфирә кызына ярдәм итәргә, фатир эзләшергә дип, аның белән китте. Кире әйләнеп кайтканда, буш фатирга кайтачагын башына да китереп карамады Әлфирә.

Вокзалда да беркем каршы алмады. Рәфил телефонын алмый. Өйдә кухня өстәлендә Рәфилнең саубуллашу хатын гына тапты ул.

«Әлфирә, нәрсәдән башларга да белмим... Мин аерылышырга гариза яздым. Кызыбыз үсте, мин бу минутны көттем. Бәлки, син сизмәгәнсеңдер дә, әмма мин үзгәрдем, башкага әйләндем. Кызыбыз хакына бөтен бәйләнүләреңә түздем, син эш-эш дип чапканда, өйне карадым. Безнең инде күптәннән уртак кызыксынулар юк, ярату да юкка чыкты. Ике күрше кебек яшибез...

Өч ел элек мин бер хатын-кызны очраттым. Хәзер безнең улыбыз үсеп килә. Аңа ике яшь инде. Мин алар янына китәм. Кызыбызны ташламам, ярдәм итәрмен. Фатирны сезгә алдырам. Булдыра алсаң, кичер мине...»

Әлфирә идәнгә сыгылып төште. Елый да алмады, күз яше дә чыкмады. Җанында бушлык. Ул фатирга күз йөртеп чыкты. Бернәрсә дә күңеленә шатлык бирми. Менә ул да аерылган хатын булды. Ә бит ул моннан бик курка иде. Бу хакта кызына ничек әйтер? Күпме сорау һәм бер җавап та юк. Рәфил инде өч ел башка хатын-кызны ярата. Ә Әлфирәне? Юк, ул аңа түзеп кенә яшәгән, аннан котылыр өчен уңайлы мизгелне көткән...

Әлфирә урамга чыкты. Инде атна буе яңгыр яуды, кәеф тә күңелсез, караңгы булды. Ә хәзер ялтырап кояш чыккан. Әлфирә як-ягына карады. Подъезд ишеге шыгырдап ачылды да инвалид коляскасына утырган күрше хатыны чыкты. Куркыныч авариядән соң Зәйнәпнең аяклары йөрмәс булган иде. Ул авариядә ирен югалтты. Хәзер ул ялгызы гына яши. Инде бишенче ел рәттән Әлфирә аның паркта йөргәнен күрә.

«Хәерле көн, Әлфирә апа! Көне бигрәк ямьле бүген, әйеме? Яңгырлар да туйдырган иде инде. Миңа ярдәм итмәссез микән?» – диде Зәйнәп.

Әлфирә аңа инвалид коляскасын баскычтан төшерешергә булышты. Зәйнәп рәхмәт әйтте, аннан кинәт туктады.

«Сез һава суларга чыктыгызмы? Минем белән йөреп килмисезме?» – дип сорады.

Әлфирә ризалашып башын какты, әмма нигә болай эшләгәнен үзе дә аңламады. Зәйнәп аның дусты түгел, болай, күршесе генә.

Алар паркка килеп, агач төбендәге эскәмиягә утырдылар. Башта берни дәшми генә утырдылар. Бактың исә алар бер-берсе турында берни дә белми икән. Беренче булып Зәйнәп сүз башлады.

«Без ирем Марат белән авариягә очрыйсы көнне әллә нинди планнар кордык, детдомнан бала алырга теләдек. Үзебезнең балабыз була алмады. Марат шәһәр читендә йорт салу турында бик хыялланды. Барысы да бер мизгелдә чәлпәрәмә килде... Дальнобойщик идарәне югалткан. Ул шофер рульдә үлгән булган икән, йөрәк өянәге булган. Марат шундук үлде. Мин реанимациягә эләктем. Бер атна аңыма килмичә яттым. Табиблар минем өчен көрәшкән. Мин күзләремне ачкач: «Булды. Яшәячәксең», – диделәр. «Ә нәрсә өчен?» – дигән уй башымнан сызылып үтте.

Мин озак тернәкләндем. Миңа «башка йөри алмаячаксың» дигәч, мин ышанмадым. Үз-үземә кул саласым килде. Дөнья йөзендә беркеме дә булмаган инвалид ничек яши алсын?

Берсендә төшемә Марат керде. «Яшәргә кирәк! Көрәшергә кирәк! Сиңа караганда да авыррак хәлдәге кешеләр бар. Һәр көнгә сөенеп, рәхәтләнеп яшә. Һәр кояш нурына, яңгыр тамчысына сөенеп яшә... Минем өчен яшә...» – диде.

Менә мин яшим. Читтән торып эшли торган эш таптым. Әле күптән түгел бер ир-ат белән таныштым. Ул мине очрашуга чакырды. Соңгы минутта борылып китәсем килде, аның минем инвалид коляскасында булуымны ничек кабул итәсен белмәдем. Әмма үземне җиңә алмадым. Барыбер ул сер чишелер иде. Ә ул уңай кабул итте. Хәзер без очрашабыз. Бу хәлем ул кадәр үк куркыныч түгел кебек тоела инде миңа.

Бу сүзләрем белән сезне ялыктырдым бугай. Үзегезнең генә каласы киләме? Теләсәгез китәм», – диде Зәйнәп.

«Юк, юк! Сез миңа бик ярдәм иттегез, Зәйнәп, күзләремне ачтыгыз», – диде Әлфирә.

«Минме? Ничек итеп, лыгырдап утырыпмы? Мине тыңлаган өчен сезгә рәхмәт», – дип елмайды Зәйнәп.

«Бу тормышның искиткеч икәнен аңларга ярдәм иттегез. Аерылышудан соң тормыш туктап калмый икән. Бүген мине ирем ташлап китте... Миңа авыр булачагын беләм... дөресрәге, ияләшкәнче читен булыр. Әмма ул киткәннән генә тормыш бетми бит, шулаймы?» – диде Әлфирә.

Зәйнәп елмаеп куйды.

«Барысы да әйбәт булачак. Сез бу сынауны җиңәчәксез. Әгәр мөнәсәбәтләр беткән икән, бер-береңә түзеп яшәгәнче, аерылышу – дөресрәк һәм гаделрәк. Минем тиздән теге кафеда очрашу була», – дип елмайды Зәйнәп.

Әлфирә як-ягына карап алды. Кафе янындагы сукмактан Зәйнәпкә таба бер егет килә һәм хатынга кул болгый иде. Зәйнәп тә аңа каршы ашыкты.

Әлфирә үзалдына елмайды.

«Минем барысы да яхшы булачак!» – дип уйлады ул.

Бу берничә минутлык кына сөйләшү аңа үзгәрергә ярдәм итте. Аерылышу – куркыныч, әмма моңа карап кына тормыш тукталып та калмый, дөнья да бетми икән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100