news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аерылышсаң, өйләнешкәнче сатып алган фатирны хатын белән бүлешәсе буламы?

news_top
Аерылышсаң, өйләнешкәнче сатып алган фатирны хатын белән бүлешәсе буламы?
Фото: © «Татар-информ»

Аерылышканда, ир белән хатын никахта булган вакытта алынган милек (шул исәптән күчемсез милек) бүленә, ягъни уртак була. Никахка кадәр иренең яки хатынының сатып алган күчемсез милеге аның шәхси милке булып кала. Ләкин кайбер очракларда хәтта «алдан» сатып алынган фатир да бүленергә мөмкин. Бу турыда «Роскачество» сайтында язалар.

Гадәттә милек ничек бүленә

Фатир никахка кадәр яки никах вакытында сатып алынган булса, милек ничек бүленә? Гомуми очракта никах дәвамында алынган милек бүленә. Хәтта сатып алу бары тик ир исеме яки хатын исеме белән рәсмиләштерелгән булса да, һәркем өлешкә дәгъва итә ала, чөнки акча уртак керемнән файдаланылган дип санала.

Әгәр никах килешүе төзелгән булса, милек шул документ шартлары нигезендә бүленә. Әмма практикада еш кына никахка кадәр алынган кыйммәтле әйберләр буенча бәхәсләр килеп чыга, чөнки алар формаль рәвештә берәүнең генә милке булып тора. Күбрәк фатирлар, автомобильләр, кыйммәтле бизәнгечләр, башка зур һәм кыйммәтле әйберләр турында сүз бара. Закон монда ачык кебек күренсә дә, кайбер очракларда никахка кадәр сатып алынган милеккә дә ир яки хатын дәгъва итә ала.

Никахка кадәр алынган милекне бүлү очраклары

Иң зур бәхәсләр, гадәттә, торак буенча чыга, шуңа күрә, мисал итеп, фатир яки йортны карыйбыз. Аларны кайчан бүләләр соң?

Әгәр ир белән хатын бергәләп торакка зур үзгәрешләр керткән булса (капиталь ремонт, планировка үзгәртү, йорт төзү яисә яңадан кору һ.б.). Бу очракта милекче булмаган ир яки хатын, гадәттә, җитди финанс яки башкача өлеш кертә, һәм бу – суд тарафыннан аерылышу вакытында исәпкә алына ала (РФ Гаилә кодексы 37 нче маддәсе һәм РФ Гражданнар кодексының 256 нчы маддәсе, 2 нче пункт). Әмма үз өлешеңне расларга кирәк була – чеклар, килешүләр, банк исәп-хисаплары, шаһитларның күрсәтмәләре кирәк булырга мөмкин.

Мөһим! Бу очракта суд фатирны яки йортны уртак милек дип танырга мөмкин, һәм эшнең барлык шартларын исәпкә алып (башка уртак милек булуы һ.б.), йә өлешләрне билгели, йә берсе икенчесенә акчалата компенсация түли.

Фатир ипотека кредиты белән алынган булса, һәм түләүләр гаилә бюджеты хисабына башкарылса. Бу очракта ир яки хатын торакка җитди өлеш кертә, димәк, компенсациягә дәгъва итә ала. Монда 2 вариант мөмкин: фатир яки йорт өлешләргә бүленә, яки парның берсе компенсация ала, икенчесе ипотека торагында кала.

Фатир төзелеш барышында сатып алынып, куллануга тапшыру никахтан соң булган очрак. Әгәр уртак акчалар яки ир йә хатынның акчасы исәбенә торакка җитди үзгәрешләр ясалса (төгәлләү, ремонт һ.б.), монда да өлешкә дәгъва итәргә мөмкин. Фатир өлешләргә бүленә яки акчалата компенсация бирелә.

Никах килешүе төзелгән булса. Ул ике якның да милек хокукын раслый ала. Мондый килешүне никахка кадәр дә, никах вакытында да төзергә мөмкин. Соңгысы уңайлырак, чөнки әгәр пар тыныч кына аерылырга теләсә, судка мөрәҗәгать итмичә, килешү белән милекне бүлеп куя ала.

Әгәр «гражданский» никах булса?

Мондый хәл дә була: пар никахка кермичә озак еллар бергә яши, фатирны бергәләп сатып алалар, ләкин аны берәүнең генә исеменә яздыралар. Формаль рәвештә милек бер кешенеке генә, әмма, гаделлек буенча, икенчесенә дә өлеш бирү кирәк булыр иде.

Бу очракта фактик яки теркәлмәгән никах (халыкта аны «гражданский» никах дип йөртәләр) уртак милек режимын барлыкка китерми. Бергә яшәгән чорда алынган әйберләр автомат рәвештә уртак булып саналмый, әгәр уртак милекне рәсмиләштергән документлар булмаса (мәсәлән, фатирга уртак өлешле милек хокукы).

Бергә яшәүче ир белән хатын никах килешүе дә төзи алмый, чөнки ул документ бары тик рәсми никахта булучыларга каралган. Шуңа күрә фактик никахта торганда уртак сатып алынган күчемсез милеккә хокукларны алдан кайгыртырга кирәк – аны уртак милек итеп рәсмиләштерергә, һәркемнең өлешен кертеменә карап билгеләргә яки килешү нигезендә бүлешергә. Бу очракта ике якның хокуклары да сакланачак.

Мөһим! Әгәр эш судка барып җитсә, уртак хуҗалык алып баруны раслаучы дәлилләр кирәгергә мөмкин. Мисал өчен, фотолар, шаһитларның күрсәтмәләре, хат алышулар, зур сатып алуларга чеклар һ.б.

Йомгак

Берничә генә очракта ире яки хатыны икенчесенең никахка кадәр алган милкенә дәгъва итә ала. Каршылыклар килеп чыкмасын өчен, зур сатып алуларны никахтан соң ук уртак милек итеп рәсмиләштерү яхшырак. Бу вакытта закон буенча ире дә, хатыны да автомат рәвештә хокукка ия була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар