news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аерылышкан кызларыңа багышланадыр инде» - Марат Яруллиннан яңа җыр

news_top

Марат Яруллин үзенең чираттагы җырын чыгарды. «Мәхәббәт юк, димә» җырының көен Айнур Сабирҗанов, сүзләрен Резидә Ситдыйкова иҗат иткән. Аны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

Язылучылары Марат Яруллинның һәр чыгарган җыры хит булырлык дигән фикердә. Аның иҗатка бик тә бирелеп, җырны бөтен җаны-тәне белән кичереп башкаруын да билгеләп үтәләр.

«Искиткеч эш. Бик көттек бу җырны», «Бу бит татарча рок. Стилең, образларың туры килә», «Бу бик матур», – дип язалар.

«Бу җырың барлык аерылышкан кызларыңа багышланадыр инде», – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар