news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аерылышырга җыенган өчен, Сибайда яшәүче хатынга ире пычак кадаган

39 яшьлек хатынны 40 яшьлек ире үтерә язган.

news_top
Аерылышырга җыенган өчен, Сибайда яшәүче хатынга ире пычак кадаган
https://pixabay.com

Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат 39 яшьлек хатынына пычак кадаган. Ул хатынын аерылышырга теләгән өчен яралаган. Хатын имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хатынын яралаган ир-атны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

Якынча версия буенча, хатын иптәш кызы янына кунакка килә. Аннары бирегә бу хатынның ире дә килә. Алар бергәләп табын корып утыра. Шул чакта хатын иренә аерылышырга теләвен әйтә һәм ир белән хатын талаша башлый.

Исерекләр талашы фаҗига белән тәмамлана язган. Ир хатынына аш-су пычагы алып кадаган. Аннары ул яраланган хатынны ташлап чыгып киткән.

Җинаятьче ир-атны полиция хезмәткәрләре урамнан эзләп тапкан. Җинаять эше ачылган. Ир-атны сак астына алганнар, дип хәбәр иткән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар