Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышу гомер озынлыгына йогынты ясый?

Тикшеренү аерылышуның кеше гомеренең озынлыгына тискәре йогынты ясавын күрсәткән. Аерылган кешеләрдә вакытыннан алда үлем куркынычы исерекләрнекенә караганда югарырак икән.

news_top_970_100
Аерылышу гомер озынлыгына йогынты ясый?
https://pixabay.com/ru

Аерылышу кеше сәламәтлегенә һәм аның гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый, дип җиткерә белгечләр. Америкада 50 яшьтән алып 104 яшькә кадәрге 13 611 кеше ярдәмендә оештырылган социологик тикшеренүләр шуны раслаган. Башта катнашучылар 1992-2008 еллардагы соңгы 16 елда булган тормышлары турында сөйләгән. Аннары тикшеренүчеләр 2008 елдан 2014 елга кадәр шул ук кешеләрнең үлеме буенча мәгълүматын җыйган. Нәтиҗәдә, көтелмәгән үзенчәлек ачыкланган — аерылышу аша узган кешеләр спиртлы эчемлек яратучыларга, зур финанс проблемалары булган кешеләргә, шулай ук гаилә кормаучы яшьтәшләренә караганда тизрәк үлгәннәр.

Тикшеренүдә катнашучыларны 57 төрле социаль-икътисадый фактор буенча бәяләгәннәр, шул исәптән матди торышны, эш белән тәэмин ителүне, нинди азык-төлек маркаларын куллануларын, шулай ук тормыш белән канәгатьләнү дәрәҗәсен исәпкә алганнар. Тиз үлүчеләр арасында беренче урынга тәмәке тартучылар чыккан, икенче урында аерылышу аша узган кешеләр булган. 

Аерылышу вакытыннан алда үлүгә йогынты ясау дәрәҗәсе буенча эчү, финанс проблемалар һәм эшсезлекне узып киткән. Аерылган кешеләр гомер буе буйдак булып йөрүче яшьтәшләреннән тизрәк үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100